ЭЧТӘЛЕК

"Балтач энциклопедиясе"
Беренче китап
Икенче китап

"Тирән тамырлы Түнтәрем" энциклопедиясе
Энциклопедиягә кереш
3-16 битләр
Беренче китап
Шушма буенда.
17-80 битл?р
Икенче китап
Казаным минем, икенче бишегем.
81-116 битләр
Өченче китап
Җиде бабаңны беләсеңме?
117-234 битләр
Дүртенче китап
Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана.
235-352 битләр
Бишенче китап
Бабайлар җирен саклап күпме кан, күз яшьләре һәм тир түктек.
353-484 битләр
Алтынчы китап
Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә.
485-568 битләр
Җиденче китап
Матбугат битләрендә авылым турында төрле елларда басылган язмалар.
569-634 битләр
Сигезенче китап
Фарук Нәкыйпов. Тарих һәм чынбарлык.
635-698 битләр
Тугызынчы китап
Авылдашларыбызның иҗаты.
699-768 битләр
Унынчы китап
Төрлесеннән.
769-824 битләр
Энциклопедиягә өстәмәләр 825 биттән башлап өстәлә бара
Сайтның санагычы
Мин төзегән башка сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта" сайты:
"Конбагыш" сайты
"Абага чәчәге-2008":
"Абага чәчәге-2004":
Безнең календарь
Сайт авторы:
Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

     
(8-84386)-3-01-38
     
tuntarem@yandex.ru
     
422242, ТР, Балтач районы, Түнтәр ав, Колхоз ур, 15

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
"Тирән тамырлы Түнтәрем" энциклопедиясе
  Энциклопедиягә кереш
      Монда китапның бу өлешен тулысы белән үзегезнең компьютерга алырга, ачып укырга яки компьютерыгыз хәтеренә салып кәгазьгә печатьләргә була
      1-2 битләрен алырга - 434 кб
      3-16 битләрен алырга - 671 кб
Кереш сүз
(төзүче-автордан)

     Компьютер экранына төбәлеп, ун елдан артык күз нурларым түгелде бу китап битләренә. Бик күпләр миңа теләктәшлек күсәтте һәм ярдәм итте бу китапны дөньяга чыгаруда. Бу китап кемнәр өчен? Анда нинди мәгълүматлар тупланган? Аны таныту өчен кемнәр игелек күрсәтте? Туган авылым Түнтәргә багышланган бу китап. Ул шушы авылда яшәгән, гомер иткән, хезмәт күрсәткән авылдашлар, борынгы бабайлар, әбиләр, туганнар турында. Монда, барлыкка килгән чорыннан алып, авылның гомуми тарихы да, мәдрәсә һәм мәктәп тарихы, совет власте чорлары, колхоз тарихы һәм авыл белән бәйләнгән башка тарихи материаллар тупланган. Тарих турыдан-туры кешеләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Китапта бик күп исем-фамилияләр теркәлгән. Аларның саны берничә мең. Шушы авылда туган, яшәгән, гомер иткән авылдашларны искә алырга омтылдым мин. Иң беренче чиратта, бу китап Түнтәр авылында яшәгән, биредә исемнәре аталган яки аталмаган әби-бабаларыбызга изге дога булып ирешсен иде. Монда буыннар бәйләнеше дә теркәлгән. Бик күпләр шушы китап буенча үзләренең 10-12 буынлык нәсел шәҗәрәләрен төзи алалар. Мин аларның шактыен үзем дә төзедем. Кайберләре бу китапта үрнәк итеп бирелгән дә. Әмма барлык шәҗәрәләрне дә китапка кертү мөмкин эш түгел. Авылның, барлыкка килгәннән алып барлык яшәеше 400 елга тула. Шушы 400 елның 300 елында яшәгән күпчелек авылдашыбызның биредә исемнәрен барларга мөмкин. Барлык исем-фамилияләр диярлек архив материаллары буенча, элеккеге документларда күрсәтелгәнчә язылды. Чын исемнәр белән архив язулары арасында аермалар да булырга мөмкин. Чөнки кабер ташларындагы мәгълүматлар белән архив документлары язмалары арасында да аермалар очрый. Бу китап Түнтәр авылы белән бәйләнгән кешеләрнең өстәл китабы булырга тиеш. Мәктәптә авыл тарихын, төбәк тарихын өйрәнү, авыл тарихы буенча кичәләр хәзерләп үткәрү өчен дә әзер материалга бай китап бу. Бу китап буыннардан буыннарга күчәр. Алга таба, күпмедер еллардан соң, бәлки, аның икенче басмалары да хәзерләнергә мөмкин. Шуңа күрә бу китапның ахырдагы чиста битләренә үзегезнең тәкъдимнәрегезне, төзәтмәләрегезне кертеп барырга кирәк.
     Бу китапны язу чорында “Нәрсәгә кирәк бу эш?”, “Кем укыр дип беләсең аны?”, “Хәзерге яшьләр тарих белән, борынгы нәселләр белән кызыксынмыйлар” дигән фикерләрне дә күп ишетергә туры килде. Яшь вакытта безнең күпчелегебез, чыннан да, үткәнебезгә битараф шикелле. Яшь вакытта кызыксыну аз булса да, олыгайган саен, һәркем ахирәткә якыная бара. Ата-бабалар турында күбрәк уйлый. Тарихы, нәселе турында күбрәк кызыксына. Шуңа күрә, бүгенге көндә бу китап белән кызыксынмаган яшьләр, тора-бара барыбер аны үз кулларына алырлар. Укырлар. Үзләренең нәсел-нәсәбәләрен табарлар. Аларның язмышы, тормышы белән кызыксынырлар. Тиешле вакыты килеп җитәр.
     Түнтәр авылы бүгенге көндә гадәти бер татар авылы. Әмма революциягә кадәр ул бөтен Рәсәйгә танылган атаклы авыл булган. Аның тарихы бик бай. Шуңа күрә бу авыл өчен әлеге 826 битлек китап бер дә зур түгел. Икенче яктан караганда, һәр авыл үзенең тарихын булдырырга лаек. Ул кирәк тә. Булырга тиеш ул. Авыл тарихын чагылдырган мондый китапны булдыру өчен, шушы авылда туып үскән, шушы авылда гомер иткән, яшәгән кешенең башлап йөрүе кирәк. Читтән килгән кайсыдыр бер язучыны авыл тарихын язарга чакырган очракта да, ул моның кадәр материал туплый алмый. Бу — хакыйкать.      Дөрес, мин профессиональ язучы түгел. Бу китап әдәби әсәр дә түгел. Ул документаль фактларга нигезләнгән. Анда әдәби яктан эшләнеп бетмәгән урыннар да җитәрлек булыр. Авылыбызда яшәгән һәркемнең тормышы һәм язмышы үзе бер китаплык. Әмма кешеләр язмышын тасвирлаган язмаларда да һәркемне бар яктан да тигезләп бетерү мөмкин түгел. Берәүләр китапта күбрәк яктыртылган, икенчеләр эшчәнлеге әзрәк яктыртылган булыр. Аны тулыландыру сезнең эш. Соңгы 5-6 ел дәвамында авылда үткән ата-аналар җыелышларында, митингларда, башка җыелышларда мин авылдашлардан китапка кертү өчен үзләре турында, нәселләре турында мәгълүматлар китерүен үтендем. Килеп сөйләгәннәрне язып алдым. Тапшырган документлардан күчердем. Шактый материал тупланды, өстәлде. Китапка язмалар кертүдә бернинди чикләүләр булмады.
     Бу китапта авылның язмышы, тормышы төрле яклап яктыртыла. Тарих тарих инде ул. Гел матурлыктан, яхшы яклардан гына тормый. Авылның мактанырлык яклары белән беррәттән, аның фаҗигаләре дә бу китапта яктыртылган. Ил буенча кичерелгән фаҗигаләр белән беррәттән, авылның үзенә генә хас фаҗигаләре дә җитәрлек. Авылның кайбер фаҗигаләре аерым шәхесләр белән дә бәйле. Аерым шәхесләр белән бәйле фаҗигалар авылның күпчелеге белән бәйләнгән икән, моны авыл тарихыннан төшереп калдыру тарихны дөрес чагылдырмау булыр иде.
     Без, кешеләр, беребез дә фәрештә түгел. Барыбызның да уңай һәм кимчелекле яклары бар. Шуңа күрә китапта кайбер җитәкчеләрнең тискәре гамәлләре чагылыш тапкан икән, моны гайре начарлык дип кабул итмәскә кирәк. Тормыш бит ул үтә дә катлаулы. Безнең кайбер гамәлләребез шул чор таләпләреннән дә килеп чыга. Бигрәк тә җитәкчелек постларын биләгән кешеләр турында әйтүем. Әмма ничек кенә булмасын, кеше һәрвакыт зур хәрефтән язылган Кеше булып калырга тиеш.
     Мин үзем, төп һөнәрем буенча тарихчы булмасам да, авыл тарихы белән 1970 елларда ук кызыксына башладым. Туган авыл мәктәбенә эшкә кайтканчы, Түнтәр авылында тарих укытучысы һәм мәктәп директоры булып эшләгән мөхтәрәм Рәкыйп абый Гыйләҗев 1967 елда, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына мәктәп укучылары белән авыл тарихына караган материаллар туплап, альбом төзегән иде. Бу альбом әле дә исән. Авыл музеенда саклана. Рәкыйп абый туган як төбәген өйрәнү буенча музей материаллары да шактый туплаган иде. Кызганычка каршы бу материаллар хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Ул материалларның күпчелек өлеше Чепья музеена киткән.
     Рәкыйп абый материалларын файдаланып, өстәмә материаллар да туплап, 1970 елда, Татарстан Республикасы төзелүнең 50 еллык юбилеена, “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында тулы бер полоса итеп, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында “Кем идек, кем булдык” дигән мәкалә чыгардык. Материалларны газетада чыгаруда газета журналисты Хәмзә Зарипов булышты. Шушы вакыттан соң, әкренләп, минем авыл тарихын өйрәнү буенча кызыксынуым арта башлады. 1999 елда Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык юбилеен хәзерләү һәм үткәрү бурычын куйдык. Бу зур чараны үткәрүгә Балтач район хакимияте башлыгы Марат Хәйевич Зарипов фатыйха бирде. Һәм без аны шактый зур хәзерлек белән үткәрүгә ирештек. Алга таба авыл тарихын өйрәнү, музейга материаллар туплау буенча эш дәвам итте. Билгеле, музейга материаллар җыю, мәктәп юбилеен үткәрү, авыл тарихларын барлау буенча XХ һәм XXI гасыр чикләрендә район күләмендә үткәрелгән “Гасыр кичкән буын” бәйгесенә материаллар туплау буенча укытучылар бик нык булыштылар. Барлык укытучыларның гомуми хезмәте булды бу.
     Китапта кайбер кабатланган моментлар да булыр. Бер үк темага төрле чорларда, төрле күзлектән карап, шул чорда тупланган материаллар буларак язмалар дип карарга кирәк аларны.
     Бу китапта минем төрле елларда район газетасы һәм республика газета-журналлары битләрендә басылган авыл тарихын яктырткан материаллар да урын алды. Бигрәк тә район газетасы редакторы Нурулла Галиев, газета журналистларыннан Рәфыйк Шәрәфиев, Илсур Гыйматдинов һәм башка журналистлар минем язмаларны газета битләрендә урнаштыру өчен зур теләктәшлек күрсәттеләр. Тормыш иптәшем Гөлзада, кызым Энҗе, укытучылардан Халидә Ибраһимова, Дамира Ибраһимова, Гөлсинә Закирова минем язмаларны иң беренче укучылар, бәя бирүчеләр булдылар. Миңа һәрвакытта да теләктәшлек күрсәттеләр. Мәктәп директоры Габделфәрт Хаҗиев, озак еллар авылда җирле үзидарә рәисе булып эшләгән, хәзерге вакытта районда хакимиятнең халыкка соцаль ярдәм итү бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Рәйсә Мөхәммәдиева һәм башкалар эштә ярдәм кулы суздылар.
     Авылдашларыбыздан Закир абый Зарипов, Габделбәр Хөсәенов, Габделбәр Фәйзерахманов, Мөбарәкҗан Галимҗанов, Рузилә Кашапова, Гөлнур Закирова һәм башка бик күпләр үзләренең уй-фикерләре, авылыбыз кешеләре турындагы мәгълүматлары белән уртаклаштылар. Авылыбызның дипломлы журналистлары Энҗе Якупова, Гөлйөзем Мостафиналарның язмалары да, авылыбыз шагыйрьләре Рамазан Шәйдуллин, Рауза Әхмәтгалиева, Мәдинә Ибраһимоваларның да язмалары урын тапты биредә. Авылыбыздан район газетасына авылыбыз кешеләре турына озак еллар язышып торган Әминә Сафиуллина язмалары да, район журналисты Фәридә Шакирова һәм башка журналистларның язмалары да бар монда. Балтач район хакимияте башлыгы Марат Хәйевич Зарипов Түнтәрдә музей эшләрен башлап җибәрү буенча да, бу китапка материаллар туплау буенча да мораль һәм материаль ярдәмен кызганмады. Районыбызның финанс бүлеге мөдире Рафис Ильясов та һәрчак безгә теләктәшлек күрсәтте. Нинди генә мәсьәлә белән аларга мөрәҗәгать иткәндә дә алар кире борып чыгармадылар. Һәрвакыт ярдәм кулы суздылар. Архивлардан бик күп язма материаллар алырга булыштылар. Музейга экспонатлар туплау өчен дә аларның ярдәме күп булды.
     Билгеле, район җитәкчесенең төп эше районның хуҗалык һәм экономик хәлләре турында кайгырту. Әмма Марат Хәйевич Зарипов югары интеллектуаль үсешкә ия булган шәхес буларак, районда мәдәният эшен, әхлак тәрбиясен ныгыту, кешеләргә шәхес итеп карау юнәлешендә эшне җаны белән аңлый торган кеше. Мөгаен, районыбызның хуҗалык һәм экономик эшләренең югары күрсәткечләргә ирешүе, ул беренче чиратта, нәкъ менә идеология мәсьәләләрен тиешле югарылыкта тоту нәтиҗәседер дә.
     Миңа бу китапка материаллар туплауда Карадуган авылындагы “Себер юлы” музее директоры Бакый ага Зыятдинов, мәдәният һәм социаль мәсьәләләр буенча озак еллар дәвамында район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин, район мәдәният бүлеге мөдире Радик Михайлов һәм башка бик күп җитәкчеләр, танышлар, дуслар булыштылар.
     Республикабыз башкаласы Казан шәһәре белән дә, Киров һәм Малмыж шәһәрләре белән дә элемтәгә керергә туры килде. Татарстан Парламенты депутаты, татар милләте язмышы, аның киләчәге өчен армый-талмый көрәшкән язучы Туфан Миңнуллин миңа беренчеләрдән булын ярдәм кулы сузды. Мин аннан ярдәм дә сорамаган идем әле. Ул “Шәһри Казан”да бер мәкаләмне укыганнан соң үзе беренчеләрдән булып миңа хат язды. “Рәфхәт туган, Түнтәрнең тарихы зур икәнлекне беләбез. Син шул тарихны китап итеп язуны оештырырга тиеш,”- диде. Тарихчы академиклар Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторлары Равил Әмирхан һәм Илдус Заһидуллин, Татарстан милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, шул ук китапханәнең фәнни хезмәткәре, фән кандидаты Раиф Мәрдәнов, Татарстан Милли архивы башлыгы Дамир Шәрәфетдинов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, фән кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин, Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге китапханәнең фәнни хезмәткәре, якташыбыз, Кенә кызы Диләрә Абдуллина, тарих фәннәре кандидаты Фәйзелхак Ислаев һәм башка галимнәр миңа ярдәм иттеләр.
     “Шәһри Казан” газетасы журналисты Хәмзә Бәдертдинов минем авыл тарихына алынуымны хуплады, үзенең киңәшләрен бирде һәм миңа үзе язган үз авылы тарихына багышлаган “Дөньядагы бердәнбер Сатмыш” дигән китабын бүләк итте. Мин бу китапны үземә үрнәк итеп файдаландым. Шулай ук Ирек Һадиев үзе баш мөхәррир буларак иҗат ителгән Таһир Кәримов авторлыгында дөнья күргән “Гасырлар кичкән авыл” китабын бүләк итте. Бу китап та бик кызыклы. Анда Татарстанда танылган шәхес Разил Вәлиевнең туган авылы Ташлыкның тарихы яктыртыла. Язучы Айдар Хәлим дә миңа ярдәм күрсәтте. Туган авылына багышлап, үз авылы тарихын яктыртып язылган аның китабы — “Минем түгәрәк имәнем” дә — бик матур итеп, фәлсәфи хисләргә төреп иҗат ителгән. Фикердәшем һәм остазым Бакый ага Зыятдинов иҗат иткән, “Мәгърифәтле Таузар иле”, “Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!” китапларыннан да үрнәк алып эшләдем мин. Шулай булса да, бу китапның үз үзенчәлеге бар.
     Авыл тарихын нык тулыландыруда миңа Казанда яшәүче, озак еллар җитәкче постларда эшләгән, үзе дә тарихи материаллар белән кызыксынган Мөдәрис абый Исмәгыйлов, Чепья авылында яшәгән олы яшьтәге Галиәхмәт бабай Шаһиев искиткеч бай мәгълүматлар бирделәр. Казанда яшәгән Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук абый Нәкыйпов, Казанда яшәүче туганнарыбыз Арслановлар, Гарифовлар авыл музее өчен, авыл тарихы өчен материаль ярдәм иттеләр, экспонатлар һәм авыл тарихына караган бик күп материаллар бирделәр.
     Авылыбызның революциягә кадәрге күренекле бае, татар милләте өчен зур ярдәм иткән Хәкимовлар турында мәгълүматлар туплаганда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче, Бөгелмә педучилищесы директоры Әнәс Ибраһимов (ул үзе Таузар авылыннан, Түнтәрдә мәктәп директоры булып эшләгән иде), Уфа шәһәрендә яшәүче татар милләтенең йөзек кашлары булган олы яшьтәге Әдибә апа Хәкимова, Шәрык һәм Исламият белгече, олы галим Равил Үтәбай-Кәрими, “Кызыл таң” газетасының бүлек мөдире булып эшләгән (хәзер “Азатлык” радиосы журналисты) Кәрим Яушев кебек татар җанлы кешеләр миңа авыл тарихын тулыландыру буенча күп нәрсәләрне ачыкларга ярдәм иттеләр.
     Югарыда исем фамилияләре саналган, барысы да күрсәтелеп тә бетмәгән барлык дусларга, галимнәргә, җитәкчеләргә мин эчкерсез рәхмәтемне белдерәм.
     “Тирән тамырлы Түнтәрем” китабы 10 бүлектән тора. Китап язу бик зур хезмәт сорый. Гадәттә, бу хезмәтне коллектив башкара: автор, редактор, корректор, техник редактор, компьютерда җыючы һәм битләргә салучы... Бу китап, дәүләт нәшриятында чыгарылмагач, барлык хезмәтләрне нигездә үземә башкарырга туры килде. Татар теле укытучылары Х.Ибраһимова һәм Г.Закирова берничә бүлекнең беренче корректурасын карап чыгарга булыштылар. Рәхмәт аларга. Кабат берничә тапкыр үзем дә корректурасын тикшерүгә карамастан, китапта һаман да орфографик һәм стилистик хаталар, төзәтелеп бетерелмәгән урыннар калды. Андый хаталарны төзәтеп укыгыз. Әгәр дә эчтәлектә төгәлсезлекләр һәм хаталар тапсагыз, мондый хаталарны авторга хәбәр итәргә кирәк дип саныйм.
     Авыл халкы өчен генә түгел, районыбызның күрше авыллары кешеләре өчен дә, авыл тарихын туплаучы, язучы һәвәскәрләр өчен дә бу китап файдалы булыр дип уйлыйм. Татар тарихын өйрәнүче галимнәр, татар халкы язмышы белән кызыксынган башка кешеләр дә файдалана ала бу китаптан. Ни әйтсәң дә, Түнтәр авылы ул татар халкы яшәгән һәм бүген дә яшәүче бер татар авылы. Бөек татар халкының бер кыйпылчыгы ул. Аның язмышы башка татар авыллары язмышын да чагылдыра.
     1 гыйнвар 2008 ел.
     Рәфхәт Зарипов

Синдә яшим, Түнтәрем
(җыр. Ринат Гыйлаҗев көе. Китап авторы сүзләре)

     Яшь йөрәкләрдәй шашып, киң шарлавыктай ташып,
     Ургып чыга Авыл чишмәсе.
     Мәхәббәт белән сагыш, эзләнү белән язмыш
     — Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

     Кушымта:
     Җырларымны, моңнарымны
     Бүләк итәм, Түнтәрем.
     Чишмәләрдән куәт алып
     Синдә яшим, Түнтәрем!
     
     Каршы як тауларыма, артыш-наратларыма
     Сөйлим яшерен серләремне.
     Каен урманнарымда, инешем буйларында
     Табалмыйм яшьлек эзләремне.
     Кушымта.
     
      Таң пәрдәсен киң ачып, чишмә юлын балкытып
     Яшь киленнәр суга дип бара.
     Сабырлыкларым белән, кайнар хисләрем белән
     Яшьлек елларым артта кала.
     Кушымта.
     
     
     
Түнтәр турында җыр
(Китап авторы сүзләре)

      Авылымның үзәгендә
      Юкә үсә йөз яшьлек.
      Ирләрне сугышка озатты ул,
      Хәсрәтем һич бетмәслек.
     
      Тау битендә артышларым
      Үсеп буйга җитмәслек.
      Мәхәббәткә шаһит алар,
      Күз яшьләрем кипмәслек.
     
      Чишмә буенда талларым
      Колачларым җитмәслек.
      Ялгышларым, сагышларым
      Хәтердән һич китмәслек.
     
      Яшь урманда пар каен бар,
      Аклыгы һич бетмәслек.
      Дистә еллар саклый алар
      Безнең серне чишмәслек.
     
      Табигатьнең матурлыгы
      Һич тиңсез бер гүзәллек.
      Авылдашлар батырлыгын
      Китап итеп сөйләрлек.
     
      Мәчетемнең манарасы
      Күккә ашкан диярлек.
      Түнтәремнең кешеләре
      Мәмләкәтне бизәрлек.
     
Балтач районы турында кыскача мәгълүмат
(2007 ел ахырына. Материалны район хакимияте белгечләре хәзерләде.)

      Районның бөтен мәйданы – 1094 кв км.
     98800 гектар авыл хуҗалыгы җире бар. Шуның эченнән 75 мең гектардан артыгы чәчүлекләр. 1538 гектар җир фермер хуҗалыкларында.
     Районыбызда 22 күмәк хуҗалык, 4 ярдәмче хуҗалык, 1 совхоз бәрәңге, ашлык, сөт, йон җитештерә. «Карадуган» мебель, ООО «Кара күл», ОАО «Вамин» сөт-май комбинаты, ООО «Ушма» кирпеч заводы һәм башка предприяте-оешмалар тотрыклы эшли.
     77 авылда барлыгы 34266 кеше яши. Шуларның 16508е ир-ат, 17778е хатын-кызлар. 8730 кеше матди җитештерү, 3500е бюджет сферасында эшли.
     Районда 22 милләт вәкиле бар. Шулардан 85% ы - 28246 – татар, 4124 – удмурт, 384 – рус, 281 мари теркәлгән. Әрмән, башкорт, немец, чечен, поляк һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Барлык милләт вәкилләре үзара дус яши.
     Район халкына 21 урта, 30 башлангыч мәктәп, һөнәр лицее, 41 балалар бакчасы, 4 хастаханә, 48 фельдшер-акушерлык пункты, 58 мәдәният йорты һәм авыл клубы, 34 китапханә, 2 яшьләр үзәге, 1 яшьүсмерләр клубы, 1 яшьүсмерләр спорт мәктәбе, аның 2 филиалы, 19 бүлекчәсе хезмәт күрсәтә.
     Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары, Чепьяда халыклар дуслыгы музее, Карадугандагы «Себер юлы – почта тарихы» һәм Муса Җәлил музейлары республикага билгеле.
     Район үзенең спорт осталары, бигрәк тә татарча көрәш буенча чемпионнары белән горурлана.
     Районыбызның күмәк хуҗалыкларында 30327 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 7760 сыер), 40438 баш дуңгыз, 1831 сарык, ә шәхси хуҗалыкларда 11497 баш мөгезле эре терлек (5225е сыерлар) һәм башка терлек асрала. 245гә якын ат бар. Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы якынча 50 мең баш мөгезле эре терлек, 50 меңгә якын дуңгыз, 15 мең баш сарык асрала.
     Кооператив, күмәк хуҗалыкларда 790 трактор, 376 йөк автомобиле, 147 ашлык сугу комбайны (ш.э. 90 «Дон-1500») һәм 83 үзйөрешле азык җыйнау комбайны хезмәт итә. Үткән ел лизингка 16 җир эшкәртүче агрегатлар, 13 “Енисей”, 1 “Поллисия” комбайны сатып алынды.
     Шәхси хуҗалыкларда 3245 җиңел, 369 йөк машинасы исәпләнә. Дәүләт автомобиль транспорты – 1295.
     182 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 600 шәхси эшмәкәр бар. Бу тармакта 2500 кеше эш белән тәэмин ителгән.
     Районда 221 сәүдә ноктасы бар, шуның 49 ы кулланучылар җәмгыятенеке, 152 се шәхси эшмәкәрләрнеке, 20се оешмаларныкы.
     Газлаштыру 1999 елда төгәлләнде. Газүткәргечләрнең озынлыгы – 679 км. Барлык кооператив үзәкләре, күпчелек авыллар асфальт юлга тоташкан. Район территориясендә 326,15 километр юлга асфальт җәелгән.
     Балтач — нигездә авыл хуҗалыгы районы. Биредәге 23 авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында икмәк, бәрәңге, ит, сөт җитештерелә, район даими рәвештә алдынгы урыннарны яулап бара. Көлсу, ачы туфраклы җирләрдә дә ел саен югары уңыш үстерә балтачлылар. Ел саен уртача 125 мең тонна икмәк, 40 мең тонна бәрәңге, 40 мең тонна сөт, 63 мең тонна ит җитештерелә һәм аның шактый өлеше артып кала, сатыла.
     
Балтач районы кешеләре турында фикерләр

Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зарипов:

     Балтач төбәге ул – күпмилләтле як. Бездә татарлардан тыш хезмәттә тырыш удмуртларны да, шигъри күңелле мариларны да, сабыр холыклы русларны да очратырга була. Һәм бу бердәмлек, милләтара туганлык ерак гасырлардан бирле килгән. Ә бәлки безнең халкыбызның тырышлыгының, тормышчанлыгының, оптимизмының нигез ташы да шушындадыр. Безнең иң олы максатыбыз бүген гасырлардан килгән шушы бәрәкәтле туганлыкны саклау һәм ныгыту.
     
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов балтачлылар турында:

      “Балтач районы күп еллар инде республикабызда алдынгылар арасында. Моның хикмәте халыктадыр. Бездәге кебек җор күңелле, тормыш-яшәешне бөтен барлыгы белән кабул итә торган, күктән нидер төшкәнне көтеп тормыйча үз тормышын үзе ясарга тиешлеген бөтен тирәнлеге белән аңлый торган халык тагын кайда бар? Без үзебезнең туган туфракта, туган җирдә яшибез. Балтач ул үзе бер музей: монда һәр адымда халкыбызның гыйбрәтле һәм данлы үткәненә, аның тарихи шәхесләренә бәйле урыннарга юлыгасың.
      Балтачлыларның рухы таза. Безнең бурычыбыз бүген халкыбызның әнә шул рухи сәламәтлеген саклау, аның күңел канатларын сындырмау”.
     
Мидхәт Миншин (журналист):

      “Таш өстендә гөлләр үстерерлек
     кешеләрең синең, Балтачым!”
     
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Балтач районы кешеләре турында:

      “Әгәр дә сезнең күрсәткечләр, сезнең хезмәт үрнәкләре булмаса, күп еллар рәттән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары турында сөйләргә авыр булыр иде”
     
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Татарстан Республикасы көне уңаеннан җибәргән котлавыннан.

      “Бүген Татарстан икътисадый, социаль һәм мәдәни үсештә үзенең казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Әлеге казанышлар артында хезмәт сөючәнлек, кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативасы ята. Һәм, әлбәттә инде, аларның нигезе — республикада кадерләп сакланыла торган этникара, конфессияара килешү.
     Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бергәләп төгәл һәм көйле эшләвенең, Россия федерализмының бай потенциалын үстерүнең безгә алга таба да төбәкләр, шулай ук бөтенроссия мәнфәгатьләрендә иң катлаулы бурычларны нәтиҗәле хәл кылу мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам. Татарстан Республикасында яшәүчеләргә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим.”
     
Кереш өлешнең кайбер язмалары
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.
GISMETEO.RU
Хостинг от uCoz