ФОТОАЛЬБОМ: АВЫЛЫБЫЗНЫҢ СУГЫШ КОРБАННАРЫ

Алар иебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, 1941-1945 елларында сугыш кырларында ятып калдылар. Түнтәр авылы буенча аларның саны 174. тулы исемлек китапта бирелгән. Сугышка кадәр төшкән фотоларыннан аларның 21 нең генә фотосы табылды, Алар монда зурайтып куелды.



Хаҗиәхмәтов Шәяхмәт иптәше Хәтимә белән. Шәяхмәт Смоленск кырында һәлак була. 2000 елда медальоны кайтты


Мөхәммәтгалиев Ибраһим тормыш иптәше Зәйнәпбану белән


Әскәров Габделхәй (сулда), иптәш егете белән


Август аенда иртәгә сугышка китәсе көнне төшкәннәр. Уртада Камалов Мәхмүт, сулда Закирҗанов Шәрәфетдин (яраланып кайткач вафат булды), унда Шәрәфетдинов Мөбаракша гаиләләре белән. Мәхмүт абый белән Мөбаракша абый сугыш кырында калалар.


Сугышка китеп һәлак булган авылдашлар. Уң яктагысы Хәбибуллин Хәбиб.


Хәкимҗанов Габдрахман, тормыш иптәше белән. Хәтер Китабына 2001 елда кертелде.


Шәмсетдинов Хәбибулла. Кызыл Йолдыз ордены (кнәгәсе) 2000 елда гына кайтты. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән


Зарипов Шәкүр. Сугышка кадәр авыл советы рәисе, аннары кладовщик булган


Гозәеров Шәрифула


Латыйпов Вәлиулла, сугышка кадәр укытучы була
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел