ФОТОАЛЬБОМ: СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ
Сайтның алгы битенә кайтырга         Фотоальбомнарның алгы битенә кайтырга

Бу альбомдагы битләр: 1    2    3    4    5   
1-бит

Алар илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү алып кайттылар. Авылыбыздан сугышка китеп, исән кайткан ветераннарның саны 130 дан артык. 85 е авылга кайткан. Араларында тирән яралар алып кайтканнары да, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәре дә шактый. Тулырак итеп китап битләрендә язылган. Бүгенге көнгә исәннәре берничә генә калды. Бу фотоларда сугыш ветераннарының барысынын да фотолары юк, әмма шактый. Булган фотоларны балалары, оныклары һәм туганнары таныр, искә алыр дип уйлыйм. Биредә фотолары булмаган ветераннарның сездә фотолары булса, мин аларны өстәп бу альбомга кертергә әзер.



Бу фотоны мин 1970 елда авыл клубында төшергән идем. Уртада алда районның ул вакыттагы хәрби комиссары. Бу фотода сугыш ветераннары 4 авылдан: Түнтәр, Урта Көшкәт, Пар Көтәш һәм Сала Көшкәт. Үз бабайларын һәм туганнарын, авылдашларын танырлар дип ышанам.


Бу фото 1972 елларда төшерелгән. Уртада агач аяклысы, сугыш ветераны Нурзада Нәфыйков (Түнтәр Пүчинкәсе), янында җәмәгате, артта Калининградтан кайткан туганыбыз Сәйдә апа, мин һәм алда әнием


Габделбәр Хөсәенов, Нурзада Вафин һәм Шиһабетдин Заһретдинов


Ленинград блокадасында Д. Шостаковичның Җиденче симфонияне барабанда башкаруда катнашкан авылдашыбыз Җәүдәт Айдаров иптәше Зәйнәп Хәйруллина белән


Кадыйр ага Гайнетдинов иптәше белән


Сугыш ветераннары Түнтәр Пүчинкәсе урамында. Берсе Исмәгыйль Сөләйманов


Сугышчан орден иясе Шәфигулла Шәймарданов җәмәгате белән


Сугышчан орден иясе Мәгъсүмҗан Хадиянов (уртада) сугышчан дуслары белән
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел