ЭЧТӘЛЕК

"Балтач энциклопедиясе"
Беренче китап
Икенче китап

"Тирән тамырлы Түнтәрем" энциклопедиясе
Энциклопедиягә кереш
3-16 битләр
Беренче китап
Шушма буенда.
17-80 битл?р
Икенче китап
Казаным минем, икенче бишегем.
81-116 битләр
Өченче китап
Җиде бабаңны беләсеңме?
117-234 битләр
Дүртенче китап
Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана.
235-352 битләр
Бишенче китап
Бабайлар җирен саклап күпме кан, күз яшьләре һәм тир түктек.
353-484 битләр
Алтынчы китап
Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә.
485-568 битләр
Җиденче китап
Матбугат битләрендә авылым турында төрле елларда басылган язмалар.
569-634 битләр
Сигезенче китап
Фарук Нәкыйпов. Тарих һәм чынбарлык.
635-698 битләр
Тугызынчы китап
Авылдашларыбызның иҗаты.
699-768 битләр
Унынчы китап
Төрлесеннән.
769-824 битләр
Энциклопедиягә өстәмәләр 825 биттән башлап өстәлә бара
Сайтның санагычы Locations of visitors to this page
Мин төзегән башка сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта" сайты:
"Конбагыш" сайты:
"Абага чәчәге-2008":
"Абага чәчәге-2004":
Безнең календарь
Сайт авторы:
Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

     
(8-84386)-3-01-38
     
tuntarem@yandex.ru
     
422242, ТР, Балтач районы, Түнтәр ав, Колхоз ур, 15

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Безгә рәхим итегез, дуслар!
"Аллаһка якынаю юлында" китабы


Китапны тулысы белән моннан алып укый аласыз. 340 бит
Китапка кертелгән фотолар монда





Бөгелмәдән кайткан "ИГЕЛЕКЛЕ БАЙ" китабы
"Бөгелмә" сәүдә үзәге. Элеккеге Хәким бай сәүдә йорты.

     Бөгелмә шәһәреннән Түнтәргә “Игелекле бай” исемле китап килеп төште. Авторлары Рәмзис Кадыйров һәм Рушания Акчурина. Китапта XIX-XX гасыр чигендә татар халкына белем бирүдә, аның мәдәниятен үстерүдә зур хезмәт куйган иганәче-меценатлар: Хөсәеновлар, Юнысовлар, Апанаевлар, Акчуриннар, Әҗемовлар, Рәмиевларның игелеклк эшләре киң яктыртылган. Әмма аның зур өлеше аталы-уллы сәүдәгәрләр Габделлатыйф һәм Мөхәммәтшакир Хәкимовларның игелекле эшләренә багышлана. Алар Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Оренбургта кибетләр тоткан, Петербург белән дә элемтәдә булган. Габделлатыйф әфәнде Уфада яшәгән, 1906-1907 елларда бу калада “Әл галәми әл ислами” (“Ислам дөньясы”) дигән газета чыгаруны финанслаган. Уфаның өченче мәчетен төзү эшенә, аның түбәсен ябарга, мич чыгарырга үзеннән акчалата ярдәм күрсәткән. 1906-1908 елларда Уфада үз акчасына ике катлы, куш манаралы гаҗәеп мәһабәт мәчет салдырган. Аны “Хәкимия мәчете” дип атаганнар. Мәчет каршында 300 ир бала укый торган мәдрәсә дә була. Игелекле сәүдәгәр кызлар мәктәбе өчен 200 балага гомуми торак салдыра. “Галия” мәдрәсәсендәге укыту чыгымнарын каплый.
     Габделлатыйфның улы Мөхәммәтшакир Хәкимов Бөгелмәдә яшәгән. Аны биредә “Хәким бай” дип йөрткәннәр. Монда ул ак таштан мәчет, рус-татар мәктәбе өчен бина төзегән, мәктәптә укыту чыгымнарын түләгән. Шәһәр халкы өчен ял паркы, ясалма күл барлыкка китергән. Үзәктә ике катлы сәүдә үзәге ачып, аның югары катында синематограф (беренче кинотеатр) ачкан. Хәкимовлар авылларда, шул исәптән Түнтәрдә мәчет, мәдрәсә өчен укыту биналары төзегән. Түнтәрдә мәдрәсә булып хезмәт иткән өчәр бүлмәле, ундүртәр тәрәзәле, ике бина әле дә халыкка хезмәт итә. Хәкимовлар Уфада мөфти хәзрәтләре Риза Фәхретдин белән аралашып яшәгән. Түнтәргә нигез салынган 1600 елдан башлап авыл шәҗәрәсе бүгенге көндә С-Петербургта Көнчыгыш Телләр институтында (Р.Фәхретдин мирасында) саклана. Авыл халкы өчен Хәкимовлардан бу зур игелек. Чөнки Мәскәү мирасханәсендә (РГАДА) авылларда яшәүчеләр исемлеге 1716-1747 еллардан гына башлана. “Игелекле бай” китабында Хәкимовларның әнә шул шәҗәрәсе дә урын алган. Чөнки аларның әти-әниләре, әби-бабайлары Түнтәрнеке. Кызыксынучылар әлеге китапның электрон варианты белән “tuntarem.narod.ru” сайтына кереп таныша ала. Китап күп кенә тарихи фотолар белән бизәлгән, анда шул чордагы сәүдәгәрлек эшчәнлеге турында шактый кызыклы мәгълүматлар табып була. Авторларның шушындый китапны дөньяга чыгуларын Түнтәр халкы алар тарафыннан башкарылган бик зур игелек дип саный.

1 нче кушымта. Мөхәммәтшакир Хәкимовның нәсел шәҗәрәсе


2 нче кушымта. Мөхәммәтшакир Хәкимовның сәүдә үзәге бинасына куелган истәлек тактасы


3 нче кушымта. Такта рус телендә


4 нче кушымта. Мөхәммәтшакир Хәкимовның яшәгән һәм эшләгән йорт бинасына куелган истәлек тактасы


5 нче кушымта. Такта рус телендә


6 нче кушымта. 17-18 февраля проводится шахматный турнир имени «Хаким Бая», посвященный открытию Культурного Татарского центра на приз ООО НПП «Балкыш»


График проведения турнира: 17 февраля 13.00 – дети и ветераны 18 февраля 10.00 – взрослые Регистрация участников перед началом турнира (по предъявлению паспорта (св-ва о рождении) и ИНН) Место проведения: Культурный Татарский центр (бывший кинотеатр «Заря») Победителей ждут ценные призы


7 нче кушымта.Бөгелмә галиме, техник фәннәр докторы Һади Атласи хәйрия фонды рәисе Рәмзис Кадыйров карары белән Мөхәммәтшакир әфәнде бүгенге Бөгелмәнең “Шәфәгать иясе” дип танылган. Бу турыдагы гыйззәт билгесен һәм аның шаһәдәтнамәсен Рәмзис әфәнде Кадыйров Түнтәр мәдрәсәсе музеена җибәргән.





8 нче кушымта. Мөхәммәтшакир Хәкимовның яшәгән һәм эшләгән йорт

Бу биттә китаптан кайбер өзекләр бирелә

Татарда хәйрия һәм хәйриячелек
     Совет чорында “мәрхәмәт”, “иганә”, “хәйрия” сүзләре онытыла язып, “искергәннәр” рәтенә кереп баралар иде. Илдә бер идеология, бер партия хакимлек итте, дәүләт җәмгыятьне, кеше тормышының бар якларын тулы һәм катгый контрольдә тотарга омтылды, дәүләттән тыш бернинди хәрәкәткә, иҗтиһатка юл куелмады, алар законсыз дип саналды. Мондый шартларда, әлбәттә, хәйрия оешмалары, ягъни мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә торган, кешеләр үз теләкләре белән, үз акчаларына булдырган оешмалар яшәү һәм эшләү ихтималы юк дәрәҗәсендә иде. Булса, шул Америкада кыерсытылган кара тәнлеләргә теләктәшлек белдерергә булгандыр. Шартлар үзгәрде, ләкин үз җиреңдәге фәкыйрьләр, йорт-җирсез сукбайлар, гарипләр, ятим балалар, мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр турында кайгырту – хөкүмәт эше, дигән фикер күпчелекнең акыл төпкелендә калды. Казан шәһәрендәге ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте бер-бер артлы халыкның төрле катламнарына хезмәт итәрдәй махсуслашкан учреждениеләр оештырган.
     Иң беренчедән мөселман картлар йортын әйтеп китәргә кирәктер. Ул 1900 елның 6 декабрендә ачыла. 13200 сумлык процент кәгазьләреннән торган үз капиталына таянып эшләүче бу йорт белән сайлап куелган мөтәвәллият идарә иткән. Монда эшкә сәләтсез, туганнары яки караучылары булмаган ир-атлар яши алган. Аларның саны ун кеше дип билгеләнгән, әмма оешманың финанс мөмкинлегенә карап, арта я кими алган. 1911 елда Казан губернасы өязләреннән 13 өлкән яшьтәге кеше хәйрия җәмгыятенә караган яхшы җиһазланган бинада бушлай тору урыны, ризык, кием, медицина ярдәме тапкан. 1902 елда картлар йортында амбулатория эшли башлаган. Монда атнасына өч тапкыр Казанның иң яхшы табиблары авыруларны кабул иткәннәр, дәвалау һәм дарулар өчен җәмгыять түләгән. Бу сырхауханә татарлар арасында гына түгел, шәһәркүләм танылган, мәсәлән, 1911 елда амбулаториягә 1956 мөселман, 183 рус кешесе 5060 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Хәйрия җәмгыяте әгъзаларының тырышлыгы белән 1905 елның 13 февралендә тантаналы рәвештә балалар йорты ачыла. Бу мөселман малайлар өчен шәһәрдә икенче (Юнысовларныкыннан кала) балалар йорты була. 1911 елда монда тулы тәэминатта 23 ятим ир бала яшәгән. Моннан тыш, 1909 елның 1 ноябреннән балалар йорты каршында малайлар өчен рус-татар мәктәбе эшли башлаган, ятимнәр белән бергә монда ярлы гаиләләрдән 58 малай белем алган, кызлар өчен рус-татар мәктәбенә 82 кыз бала йөреп укыган. Барысы өчен уку әсбаплары җәмгыять акчасына алынган.
     Оешманың соңгы һәм иң әһәмиятле эшләреннән берсе – бала табу йорты ачу булгандыр, мөгаен. Моңа кирәкле 15000 сум 6 ел буена җыелган һәм, ниһаять, 1912 елның 22 январеннан мөселман хатын-кызлары яхшы шартларда тиешле медицина ярдәме белән бала табу бәхетенә ирешкәннәр. 1914 елда монда ике йөзгә якын бала дөньяга килгән . Татардан чыккан шактый байларда һәм зыялыларда үзләрен тудырган милләт файдасына берәр саваплы эш башкару нияте яшәгән. Танылган тарихчы Р.Р. Салиховның фәнни тикшеренүләреннән күренгәнчә, беренче һәм икенче гильдияле мөселман сәүдәгәрләренең һәркайсы диярлек үз гомерендә дистәләгән мәчет, мәктәп, мәдрәсә төзеткән яки төзәттергән . Халык өчен дип ачылган мәктәп, мәдрәсә, китапханәләрне үз хисапларына тотучы яисә җәмгыяте хәйрияләр оештыручы, аларга акча күчерүчеләр аз булмаган. Дөрес, арада башлыча үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, кәеф-сафа корып, типтерүдән артыкны белмәүче, акчаларын “марҗа итәге астына тыгуны” өстен күрүче, шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев сүзләре белән әйтсәк, “кара байлар” да җитәрлек булган. Тик тарихта алар түгел, Хөсәеневләр, Юнысовлар, Апанаевлар, Акчуриннар, Әҗемовлар, Рәмиевләр калган.

Иганәче Хәкимовлар
Хәйриячелек, милли мәгариф системасын үстерүгә саллы өлеш керткән атаклы татар байлары – Хөсәеновлар, Апанаевлар, Акчуриннар, Рәмиевләр, Юнысовлар белән бергә Хәкимовларны да телгә алу тиеш. Шәҗәрәсе данлыклы Түнтәр авылын (Татарстан Республикасы, Балтач районы) нигезләүчеләр – Янгол бабаның алты баласының берсе Үкәчегә барып тоташкан Габделхәким Габделхалик улы нәселе вәкилләре татарның хәйриячелек тарихында тирән эз калдырганнар (кушымтаны кара).
     Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана торган Янгол шәҗәрәсе Мөхәммәтшакир Хәкимовның әтисе Габделлатыйф Габделхәким улына кадәр булган Түнтәр авылы кешеләрен үз эченә ала. Габделхәкимнең әтисе Габделхалик, аның әтисе Габделҗәлил, аның әтисе Габдесәлам, аның әтисе Колми, Колминың әтисе Үкәче, ә Үкәче исә Янгол баба улы. Түнтәр авылының 1858 елгы “Ревизская сказка”сында болай язылган:
     29 нчы хуҗалык.
     Габделхалик Әбҗәлилов – 74 яшь, хатыны Шәфифә Фарбизина – 49 яшь,
     улы Габделхәким – 46 яшь,
     Габделхәким хатыны Мөфлиха Пулатова (Булатова?) – 46 яшь,
     Габделхәкимнең уллары: Габделкәбир 1851 елда 17 яшьтә үлә.
     Габделлатыйф – 18 яшь,
     кызлары: Бибилатыйфа – 16 яшь,
     Бибихәдичә – 13 яшь,
     Бибихәнифә – 9 яшь,
     Бибифатыйма – 6 яшь,
     Гафифәбану – 5 яшь,
     Фатыйхабану – 1 яшь.
     Габделлатыйф Хәкимовның туган елын билгеләүдә аерымлыклар күзәтелә.
     Түнтәр авылының 1858 елгы “Ревизская сказка”сында аңа бу елны 18 яшь булганлыгы күрсәтелгән, димәк, Габделлатыйф 1840 елны дөньяга килгән булып чыга. Ә Малмыж өязенең Түнтәр авылы буенча алып барылган архив метрикасында Габделлатыйф Хәкимовның 1839 елның 22 ноябрендә туганлыгы язылган. Әтисе Габделхәким (1808-1886) һәм әнисе Мөфлиха Тимербулат кызының (1813-1899) кабер ташлары Түнтәр зиратында. Язмалары бик яхшы сакланган. Шулай ук Түнтәр зиратында Габделлатыйфның 28 яшьтә вафат булган улы Мөхәммәтгарифның (1860-1888) да кабер ташы бар. Кабер ташлары Габделлатыйф хаҗи исеменнән куелган . Габделлатыйф Хәкимовның Мөхәммәтгариф, Бибигазизәбану, Шәрифәбану, Мөхәммәтзариф, Мөхәммәтнәҗип, Мөхәммәтшакир, Бибиәсма исемле балалары булган. Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтзариф, Бибиәсма яшьли вафат булып, аталарының эшен ике улы – Мөхәммәтнәҗип белән Мөхәммәтшакир дәвам иткәннәр . Габделлатыйф Хәкимов 1885 елның апрелендә Оренбург мөселман Диния нәзарәтенә никахлашуы, балаларының тууы турында метрика таныклыклары бирүне сорап, гариза язган. Әлеге гаризадан күренгәнчә, ул бу чорда Уфа шәһәренең Бекетов урамында үз йорты белән торган. Белешмәдән, Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылы буенча алып барылган метрикага туры китереп, Габделлатыйф Хәкимовның 1839 елның 22 ноябрендә Габделхәким һәм Мөфлиха исемле игенчеләр гаиләсендә дөньяга килгәнлеген белә алабыз. Казан өязе Норма авылы метрикасында 1858 елның 17 июлендә Хәкимов Габделлатыйф Габделхәким улының һәм Бибилатыйфа Әхмәтша кызының никахы теркәлгән. Шулай ук Түнтәр авылы метрикасында 1868 елның 27 гыйнварында Габделлатыйф һәм Бибилатыйфаның уллары Мөхәммәтнәҗипнең, 1869 елның 19 ноябрендә Мөхәммәтшакирнең тууы турында белешмә бар. Минзәлә өязенең Теләнче-Тамак авылы метрикаларыннан 1892 елның 12 гыйнварында Хәкимов Мөхәммәтнәҗип Габделлатыйф улы һәм Хәлфина Мәгъсүмә Мөхәммәтсадыйк кызының никахлашуы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Белешмәдә 1893 елның 21 августында алар гаиләсендә Мөхәммәтзәкинең дөньяга килүе турында да язылган . Безнең көннәргә кадәр сакланып калган документлардан Мөхәммәтшакир Хәкимовның 3 баласы хакында белә алабыз: 1901 елны туган Габдулла, 1905 елгы Фәйзерахман, 1912 елны дөньяга килгән кызы Асия. Ләкин сәүдәгәрнең олы улы Габдулла 11 яшенә җитеп, чахотка авыруыннан дөнья куйган . Даими рәвештә Уфада яшәп, сәүдә эше белән шөгыльләнсә дә Габделлатыйф Хәкимов 1893 елга кадәр Түнтәр авылы крестьяны булып саналган, 1893-1904 елларда – икенче гильдияле Малмыж сәүдәгәре, 1904 елдан соң гына ул гаиләсе белән тулысынча Уфага күченгән һәм беренче гильдияле Уфа сәүдәгәренә әверелгән . Габделлатыйф Хәкимов Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Оренбургта кибетләр тоткан, Петербург белән дә элемтәдә булган.
     Түнтәрдәге кибете – энесе, Малмыждагысы, Бөгелмәдәгесе уллары карамагында булуы билгеле. Аның Түнтәрдәге кибет бинасы бүген дә исән (ярымҗимерек). Малмыжда зур кибет биналары булган, алар яшәгән 3 катлы агач йорт әлегәчә сакланган. Ул Уфаның атаклы сәүдәгәрләре рәтеннән исәпләнгән, кызыл мал, ягъни мануфактура, бакалея, чәй-шикәр белән сәүдә иткән, еллык акча әйләнеше 300 мең сумга җиткән. Бу чор сәүдәгәрләре сату-алу гамәлләре белән генә чикләнеп калмыйча, кәсепләреннән килгән табышның бер өлешеннән мохтаҗларга да өлеш чыгарганнар, мәчет-мәдрәсә дә төзеткәннәр, гомумән, татар дөньясында барган үзгәрешләргә битараф калмаганнар. Габделлатыйф Хәкимов, аның гаиләсе хәйриячелектә актив катнашуы белән данлыклы. Габделлатыйф Хәкимов 1906-1907 елларда Уфа шәһәрендә “Әл галәми әл ислами” (“Ислам дөньясы”) дигән газета чыгаруны финанслый. Уфаның өченче мәчетен төзү эшенә үзеннән акчалата зур ярдәм күрсәтә. Уфа имамы Мөхәммәтсабир Хәсәновның “Вакыт” газетасындагы мәкаләсендә (1906 ел, 7 окт.) шул чорның атаклы сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре һәм гади кешеләрнең мәчет төзелешендә матди ярдәм итүләре сурәтләнә. Мәкаләдә китерелгән саннардан бу мәчет төзелешенә иң зур иганә керткән кеше сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов булган дип әйтә алабыз: “Уфа шәһәрендә булган өченче мәчетнең планы вилаят мәхкамәсеннән 1901 ел 30 апрель 532 номерда тасдыйк ителмеш вә 1903 ел тәмам булып, 24 ноябрь җомга намазы укылып, ачылмыштыр.
     ...Моның өстенә Уфаның сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов 600 сум мәчет түбәсе ябар өчен һәм моңа кирәкле агачларны биргән. ...Уфаның үзеннән 1590 сум җыелган, шуның эченнән Габделлатыйф Хәкимов биргән 1000 сум. ...Хәкимовтан мич өчен алынган 100 сум...”.
     Газетаның шул ук санында Уфа шәһәрендә Хәкимов тарафыннан ният ителгән 4 нче мәчеткә нигез ташы салыну хакында язылган: “Ошбу сентябрь 22 нче көн иртә сәгать 9да Хәкимов тарафыннан бинасы касд ителгән мәчет җәмигъ нигезе корылырга башланып, әүвәле ташны салдылар. Мөфти вә казыйлар, ахун вә мөдәррисләр вә башка мөгътәбәр затлар хозур булдылар. Бу мәчет өчен рөхсәт алмак күп мәшәкатьле булды. Имди гыйбадәт илә мәгъмүр булып, янында мәктәп вә мәдрәсәләр һәм булсын иде. Казанда булдыгы кеби бездә һәм “Фәләнев мәчете” дигән мәшһүр бер җәмигъ булачактыр. Нигез салмак мөнәсәбәте илә Коръән Шәриф укылды”. Мәхәллә халкы элекке Бекетов урамында (хәзерге Мостай Кәрим урамы) гыйбадәтханә төзү мәсьәләсен күтәреп, Уфа губерна идарәсенә 1904 елда ук мөрәҗәгать иткән була, әмма хакимият тарафыннан карар кабул итү берничә елга сузыла. 1906 елның 17 мартында Оренбург Диния нәзарәтенә уңай җавап килә һәм Габделлатыйф Хәкимовка мәчет салырга рөхсәт бирелә Диния нәзарәте бу фәрманны матбугат сәхифәләрендә игълан итә. Төзелеш сызымы, җентекләп тикшерелеп, 1906 елның 7 сентябрендә раслана. Таштан салынган ике катлы, куш манаралы гаҗәеп мәһабәт Хәкимия мәчете мөселманнар өчен ишекләрен 1908 елның июль аенда ача. Мәчет каршында 300 ир бала укый торган мәдрәсә дә була.
     1908 елның 26 гыйнварында басылган “Уфа мәчетенә имам” мәкаләсендә “Вакыт” газетасы Габеллатыйф Хәкимов салдырган мәчеткә имам сайлау хакында бәхәсләр барганлыгын хәбәр итә. “Хәзергә кадәр мәчетләребезне вә һәр җирдәге мәктәп–мәдрәсәләребезне хөкүмәт салдырмый-дыр. Алар күктән дә төшмәделәр. Яхшымы, яманмы, аларны шул байлар вә сәүдәгәрләр салдырдылар, яки гомумхалыкка кушылып, күбрәк ярдәм иттеләр”, дип языла бу мәкаләдә. Инде менә “Вакыт”ның 1908 елгы 12 июль санында “Уфа хәбәрләре” башы астында түбәндәгене укый алабыз: “Габделлатыйф хаҗи Хәкимов әфәнде салдырган мәчеткә имамлыкка Бөгелмә өязе Каратай авылының мәрхүм Фәхретдин ... угълы Һади әфәндене алырга карар биреп, тамга җыя башлаганнар ... мөбарәк булсын”.
     Кыска бер искәрмә: талантлы шагыйрь, драматург, тарихчы, фольклорчы, мәгърифәтче-педагог Әхмәтфазыйл Әхмәткәрим улы Туйкинның абыйсы (әнисенең кече энесе) Мөхәммәтһади Фәхретдинов бу вакытта Гарәбстаннан укып кайткан гына була. Имам-хатыйб итеп тәгаенләнгәч, ул Фазыйлны “Хакимия” мәдрәсәсенә мөгаллимлеккә чакыра. Уфада яшәгән чорында (1911-1914 еллар) Фазыйл Туйкин Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовлар белән таныша, үзе дә ныклап әдәбият дөньясына аяк баса.
     Октябрь революциясеннән соң ул укытучылык эшен Бөгелмә шәһәрендә дәвам итә, 30 нчы елларны “халык дошманы”, милләтче буларак репрессияләнә, “атласовчылар” төркеме белән 1938 елның 15 февралендә атыла. Озак еллар имам һәм мөдәррис булып хезмәт иткән Һади хәзрәт тә шомлы-дәһшәтле 1937 елда Уфа шәһәрендә кулга алынып, атып үтерелә, кайда җирләнүе билгесез. Газетаның шул ук санында Хәкимов тарафыннан бирелгән йортта кызлар мәктәбе ачылачагы хәбәр ителә: “Кызлар мәктәбе салдырырга мөселманнарга шәһәр идарәсе тарафыннан бушлай бик яхшы урын бирелмештер. Мөселманлар шуның әтрафын... иттергәннәр. Биналар салырга ... ясатканнар. Фәкать акча юклыгы сәбәпле ... барысын да салу мөмкин булмаганга күрә, хәзер инде кечерәк бер агач бина салып торырга карар биргәннәр. Латыйф хаҗи үзенең бер бинасын бушлай биргән. Бу көннәрдә шуны мәктәп итеп төзәттерә башлаганнар. Уфада бик бай бикәләр бар. Шуларның берәрсенең яки берләшеп берничәсенең мөкаммәл бер кызлар мәктәбе салдырулары вә яхшы укытырлык мөгаллимәләр китертүләре ... ителмәктәдер”.
     Габделлатыйф Хәкимовның 1916 елда “Галия” мәдрәсәсенә ун ел тулу уңаеннан уздырылган мәҗлестә хөрмәтле кунаклар арасында булуы билгеле: “Килгән кунаклар арасында Чиләбедән мәгълүм мөгаллим Миргаяз әфәнде Алиев, Троицкийдан имам Зыя әфәнде Рахманкулов үз идарәсендәге ике мәктәп вә берничә имам исеменнән вәкил булып килгән иде. Үзенең иптәше белән Кавказ ... Әхмәт Җәгъфәр әфәнде дә бар иде. Уфа халкыннан Садретдин Нәзиров, Габделлатыйф хаҗи, Хәсән әфәнде Акчурин, Гомәр Терегулов, Әхмәтсолтан Терегулов, Мөхәммәд Чанышев, Фәтхулла Яһудин, ... хаҗи Гайнуллин әфәнделәр вә башкалары Уфа мәчетләренең имамнары”. Габделлатыйф хаҗи “Галия” мәдрәсәсен ачу өчен башлап иганә кылучыларның берсе булган. Унъеллык эшчәнлекнең кыскача хисабында әйтелгәнчә: “Байтак заманнар укыткач, мәрхүм Зариф хәзрәт Булгаков номерларында бер мәҗлес ясап, Уфаның могтәбәрләрен дәгъват итте вә алардан мәдрәсәгә ярдәм итүләрен үтенде. Баштан байлар ярдәм итәргә кирәк дисәләр дә, соңыннан син бир дә, мин бир дип тартыша башладылар. Башлап, Габделлатыйф хаҗи Хәкимов 100 сум, Бәдретдин әфәнде Нәзиров 100 сум иганә иттеләр. Бу мәҗлестә барлыгы 900 сум иганә җыелды. Шуннан соң, Бәдретдин әфәнде Нәзиров хәзинәдар сайланып, җыелган акча аңа тапшырылды вә укытучыларга укыткан айлары өчен айга 35 шәр сум вазифа билгеләнде. Димәк, укыту айлары 8 хисап ителсә, укытучыларга елына 280 сум вазифа куелган була ”.
     Габделлатыйф Хәкимов мәчет һәм мәктәп-мәдрәсәләрне торган җире Уфада гына түгел, туган төбәге Түнтәрдә дә төзеткән, гомумән, туган ягы белән элемтәләрен өзмәгән. Җирле халык сүзләре буенча “Латыйф абзый революциягә кадәр ел саен бер мәртәбә Түнтәргә кайтып, зәкят өләшә торган була. Гадәттә ул мануфактура алып кайтып өләшкән. Авыл халкы өчен бик тә кече күңелле булган”. Габделлатыйф Хәкимов Түнтәрнең атаклы мулласы һәм мәдрәсә мөдәррисе Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәдев (Ишми ишан) белән яхшы мөнәсәбәттә була. “Түнтәргә кайткан вакытта җомга намазына малайлардан башлап бабайларга кадәр ир-атларны мәчеткә чакыра. Халык мәчеткә сыймый. Ишмөхәммәт хәзрәт Латыйф абзыйга мөрәҗәгать итеп, авылга икенче мәчет салырга ярдәм сорый. Латыйф абзый берсүзсез риза була. Шулай итеп, 1912-1914 елларда Түнтәрнең түбәнге мәчете төзелә. Авыл ике мәхәлләгә бүленә. Түбәнге мәчеткә Ишми ишан указ алып кайткан үз улы Нәкыйп мулланы имам итеп куя. Нәкыйп мулла 1932 елга кадәр имам булып тора. Колхозлашу елларында ул да гаиләсе белән авылдан сөрелә. Бина, мәчет буларак, авыл халкына 1940 елга кадәр хезмәт итә. 1944 елда бу бинаны Чепьяга сүтеп алып китеп, район советы башкарма комитеты бинасы итеп коралар. Мәчетнең подвалы 1985 елларга кадәр колхозның бәрәңге саклау урыны булып хезмәт итте. Чепьяга күчерелгән бина Чепья районы Балтачка кушылгач, 1959 елдан 1980 елларга кадәр диярлек Чепья мәктәбенең интернаты хезмәтен үтәде ”. Габделлатыйф Хәкимов ярдәме белән Түнтәрдә кызыл кирпечтән 140 кв. м мәйданлы, 14 тәрәзәле мәдрәсә бинасы да торгызыла (1912 ел).
     “Вакыт” газетасының мәгълүматлары буенча (1907 ел, 11 дек.) Габделлатыйф Хәкимов Уфа шәһәрендәге хәйрия җәмгыятен оештыручыларның берсе булган: “Уфа шәһәрендә 1898 ел тасдыйк ителмеш низамнамә буенча “Җәмгыять хәйрия исламия” тәэсис ителмеш иде. Моны башлап тәэсис итүчеләр ошбу затлардыр: генерал Мәхмүтшәех Галиев, почетный мировой судья Арыслангали Солтанов, Баһаветдин Мәкъсүдов, ахун Хәйрулла Госманов, сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов, Хәмәтҗан Биктимеров, Хәсәнетдин Әмиров, Бәдретдин Нәзиров.




Бу битнең дәвамы: <1> <2> <3> <4>

Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.
GISMETEO.RU