ФОТОАЛЬБОМ: ТҮНТӘР ШӘҖӘРӘСЕ ҺӘМ КАЙБЕР НӘСЕЛЛӘРНЕҢ ШӘҖӘРӘ ҮРНӘКЛӘРЕ
|
Бу альбомдагы битләр:
1-бит
Бу альбомда шәҗәрә үрнәкләре бирелә. Китапта Түнтәр авылында 400 ел дәвамында яшәгән авылдашлар исемлеге бар: 1600-1800 елардагы Габделлатыйф абзый шәҗәрәсе турында С-Петербургта саклана торган Риза Фәхретдин мирасы, Казанда ИЯЛИ мирасханәсендә саклана торган Мөхәммәтнәҗип язмалары, Шиһабетдин Мәрҗәнинең "Мөстәфадел-әхбар.. "ы, 1747-1762 елларда Түнтәрдә яшәгән кешеләр исемлеге (Мәскәүнең борынгы актлар архивы) "Ревизские сказки", Киров шәһәре архивында саклана торган 1795, 1811, 1834, 1850, 1858, 1917 елгы исемлекләр ("Ревизские сказки"), 1949-1952 еллардагы авыл советының хуҗалык кенәгәләре шәҗәрәләр төзү өчен нигез булып тора. Китапта 70кә якын гаиләнең сызыкча шәҗәре бирелгән. Гомумән китаптагы мәгъүматлар буенча авылыбызда яшәгән һәркемнең шәҗәрәсен күптармаклы итеп төзеп була. Фотолар зур күләмле булганлыктан, озак ачылмасын өчен бер биттә 4 кенә фото бирелә
Риза Фәхретдин мирасыннан
1762 елгы язмаларның бер бите
Мөхәммәтнәҗип язмасының бер бите
| |
Сайт һәм фотолар авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел
|