Тирэн тамырлы Тунтэрем - ФОТОАЛЬБОМ
  ФОТОАЛЬБОМ: ТҮНТӘР ЗИРАТЫНДА КАБЕР ТАШЛАРЫ

Бу альбомдагы кабер ташларын 2002 елның маенда Казан галимнәре Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов безнең үтенеч белән укыдылар һәм фотога төшерделәр. Архив материалларыннан эзләнеп, мин бу таш ияләренең нәсел тамырларын ачыкладым. Бу кабер ташларына тулырак аңлатмаларны китапның 196-197 битләреннән укый аласыз.



Кабер ташы № 6. каршыдан күренеш
Оренбургтан Түнтәргә килеп Шәмсетдин хәзрәт (Мөхәммәдгали ишанның кияве) мәдрәсәсендә укыган шәкерт Габдулла Гаясетдин улына куелган.


Кабер ташы № 6. Уң яктан күренеш


Кабер ташы № 6. Сул яктан күренеш


Кабер ташы № 7
Мулла Мозаффарның (отставкадагы унтер офицер) җәмәгате Бибигаишә абыстайга аталган. Аның улы танылган мәгърифәтче, Малмыжда беренче рус-татар училищесен оештыручы Мөхәммәткамал Мозаффаров. Мөхәммәткамал Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе


Кабер ташы № 13.
38 яшьлек Бибигазизә Сәйфелмөлек хаҗи кызы Мөхәммәдзакир җәмәгатенеке.


Кабер ташы № 14. Шәмсетдин улы Шиһабетдинныкы.


Кабер ташы № 15. Алгы яктан күренеш
Фәхрениса Фәтхулла кызына һәм ире Шәрәфетдин Гаделша улына куелган


Кабер ташы № 15. Арткы яктан күренеш


Кабер ташы № 22. Хөснетдин Фәтхулла улыныкы. Фотосы әлегә куелмаган


Кабер ташы № 27. Бәдертдин Сәедборһан улыныкы Фотосы әлегә куелмаган


Кабер ташы № 28. Галәведдин Тимербулат улыныкы Фотосы әлегә куелмаган


Кабер ташы № 29. Язучы, журналист Габделхәй Ишмөхәммәтовның (Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның улы) кабер ташы (чардуган эчендә). 1922 елда вафат. Ташны 1970 елларда сеңлесе Латыйфа апа куйдырган.
Сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел