ЭЧТӘЛЕК
"Балтач энциклопедиясе"
"Тирән тамырлы Түнтәрем" энциклопедиясе
3-16 битләр
Шушма буенда. 17-80 битл?р
Казаным минем, икенче бишегем. 81-116 битләр
Җиде бабаңны беләсеңме? 117-234 битләр
Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана. 235-352 битләр
Бабайлар җирен саклап күпме кан, күз яшьләре һәм тир түктек. 353-484 битләр
Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә. 485-568 битләр
Матбугат битләрендә авылым турында төрле елларда басылган язмалар. 569-634 битләр
Фарук Нәкыйпов. Тарих һәм чынбарлык. 635-698 битләр
Авылдашларыбызның иҗаты. 699-768 битләр
Төрлесеннән. 769-824 битләр
Сайтның санагычы
Мин төзегән башка сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта" сайты:
"Конбагыш" сайты:
"Абага чәчәге-2008":
"Абага чәчәге-2004":
Безнең календарь
Сайт авторы:
Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы
(8-84386)-3-01-38
tuntarem@yandex.ru
422242, ТР, Балтач районы, Түнтәр ав, Колхоз ур, 15
Балтачта һава торышы
Киров шәһәрендә
Безгә рәхим итегез, дуслар!
1937 елда Түнтәр мәктәбендә ниләр булган? яки завуч Нәҗип Галиев бәете
... 1937 елда Сталин репрессиясе чорында Галиев Нәҗип бер гонаһсызга репрессияләнә. Авыл кешеләренең сөйләве буенча июль аенда булса кирәк, укытучылар Чиркас урманына ял итәргә, күңел ачарга баралар.
... Завхоз Әпсәләм Зарифы көчле куәтле була. Тегеләрне бәйләп арбага сала. Авылга кайталар. Икенче көнне аракыга туймаган өч укытучы имза куеп НКВДга гариза язалар. “Нәҗип Галиев Сталингамы, партиягәме каршы ниндидер сүз әйтте” дип. Нәҗип Галиевны 10 елга төрмәгә, 5 елгамы Татарстанга кермәскә хөкем итәләр. 10 елын тутырып кайткач, Нәҗип Мапи Илендәге Түнтәр Пүчинкәсе авылына урнаша.
... Күпмедер вакыттан, Түнтәргә төнлә хатыны һәм балалары янына кайтып китәргә була. Авылның бер юнсезе моны күреп ала һәм кабат НКВДга хәбәр итә. Нәҗипне кабат Краснояр краена тайгага сөрәләр. 1950 елда, гаиләсен үзе янына себергә чакыра. Хатыны һәм балалары барып җиткәнче, Нәҗип йөрәк пристубыннан вакытсыз вафат була.
язма тулысы белән монда
Түнтәр авылыннан репрессияләнгән кешеләр турынды мәгълүматлар белән тулырак итеп монда танышырга мөмкин
"Николай патшаны мактап утырдыгызмы?"
... 1937 ел. Корылык. Мөбарәк абыйның “политик ныклыгын” тикшерергә дип, авылга район вәкиле килә. Мөбарәк абый район вәкиле белән капка төбендә утыра. Көтү кайта. Сыерлар бик арык. Вәкил сүз башлый:
– Кара инде, ничек бетерешкәннәр. Үзләре көтүдән кайта, ә җилемнәре шәлперәеп беткән.
– Әйе шул, корылык бит, – ди Мөбарәк абый.
– Миколай заманасы (патша Николай икенчене шулай атаганнар) булса, болай булмас иде.
– Кем белә инде...
Ике көннән, клубта халык алдында чыгыш ясаган җиреннән Мөбарәк абыйны районга алып китәләр.
– Теге көнне Николай патшаны мактап утырдыгызмы?
– Мин мактамадым бит аны, теге район вәкиле...
– Ә ник аны безгә килеп хәбәр итмәдегез?
язма тулысы белән монда
Безнең хезмәтне халыкара бәйгедә бәяләп үттеләр
2012 елның 18 маенда Казанда Татмедиа "Татнат йолдызлары-2011" бәйгесенә йомгак ясалы.
"Татнет Йолдызлары" ("Звезды Татнета") интернет-проектлар бәйгесе "Татмедиа" агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйгедә моңа кадәр ел саен якынча 200-250 сайт катнашып килә. Быелгы бәйгедә барлыгы 220 сайт катнашты.
«Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше (Краеведение, туризм, спорт и здоровый образ жизни)» номинациясендә "Тирән тамырлы Түнтәрем" сайты икенче урынга лаек булды.
«Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт (Лучший сайт, посвященный безопасности дорожного движения)»буларак "Көнбагыш" ("Подсолнух") танылды.
Дедушка Рафхат - «Звезда Tatnet»
zilant-media.ru сайты. Журналист Римзил Вәлиев алган интервью
Среди победителей конкурса интернет сайтов «Звезды Tatnet» был и учитель информатики Тунтярской средней школы Балтасинского района Татарстана Рафкат Зарипов. Лауреатом общероссийского конкурса стали сразу два сайта Рафкат-абый. В свои 70 лет он не только работает плодотворно в сфере информационных технологий, но и разрабатывает новые полезные проекты. Его сайт «Конбагыш»-»Подсолнух» посвящен безопасности движения и направлен на спасение жизней детей на дорогах. Его работа поддержана ГИБДД республики и удостоена высшей награды конкурса интернет-сайтов. Рафкат Зарипов интересен и креативен, его пример и молодым наука. Полный видеорепортаж с подведения итогов Всероссийского конкурса «Звезды Tatnet» с участием 220 сайтов смотрите в одном из ближайших выпусков zilant-media.ru.
"Дулкынга каршы йөзү мөһим" язмасы
язма тулысы белән монда
... 2011 елның гыйнвар аенда республиканың сәләтле яшьләрен “Пирамида” комплексына җыйдылар. Залда студентлар, югары сыйныф укучылары, аларның укытучылары, мәгариф бүлеге башлыклары. Арада авыл мәктәпләреннән катнашучылар бармак белән генә санарлык. Шуларның икесе Түнтәр урта мәктәбенең укучылары Айнур белән Җәүдәт. Шәһәр балалары белән беррәттән алар да 30 ар мең сумлык РФ президенты премиясенә һәм РФ мәгариф министры Фурсенко кул куйган дипломга лаек булды. Җәүдәт алдагы елда да шундый бүләккә һәм дипломга лаек булган иде. Хәзер икенче тапкыры! Аның портфолиосында соңгы өч елда тупланган җиңүче дипломнары 50 дән артты. Аларның күпчелеге республика һәм Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә җиңү нәтиҗәсе.. ...
язма тулысы белән монда
... Туганнар каберлеге Ленинград өлкәсенең - 431, Калуга өлкәсенең – 435, Новгород (Нижний Новгород белән бутамагыз, бу - Великий Новгород) өлкәсенең – 622 торак пунктында... Кайберендә 1 яки 2 генә булса, күбесндә бу сан йөзләр белән исәпләнә. Мисал: Луглвлй авыл каберлегендә 857икән, шуның 249ы - билгеле, 508е - билгесез һ.б. ...
...Әтием җирләнгән Боровичида чыннан да 4 каберлек дип билгеләнгән. Исемлек башында 4375 саны торса да, чынлыкта исемлектә фамилияләр 4077 саны белән туктаган. Мин 2019 госпитальне үлгәннәр китабындагы исемлек белән хәрби комиссариаттагы мөһерле исемлекне чагыштыра башладым. Соңгысы алфавит тәртибендә төзелгән. Исем-фамилия, туган елы, үлү датасыннан гына тора. Үлү датасы итеп күмү датасы куелган. Мәсәлән, 2019 госпитальдә 1942 елның 24 гыйнвареннан, 2 февраленә кадәр үлгән 69 фронтовик барысы да 2 февральдә үлгән дип күрсәтелгән. Күпчелегенең туган елы язылмаган. Исем-фамилияләрдәге аерма шак катырлык. Мәсәлән, Звягин – Эвякин булган, Савенко Вас. Степ. - Савченковский Степан, Цопа Николай Павлович - Цопа Максим Иванович, Махенвалиев Ахмедгали - Минивалиев Эхмад, Шайдула – Жайдула, Гаряев Зия – Гиреева Зоя һ.б. Әтиебез “Зарипов Шакур” “Заренов Шахул”га әйләнгән. ...
...Боровичида эшләгән 2019 госпиталендә 1941 елның августыннан 1944 елның августына кадәр чорда 900гә якын хәрби үлгәнлеге теркәлгән. Сездәге исемлектә шуларның 20%ы исем-фамилиясе дөрес язылган. 15%ы бөтенләй юк. 65%ы хаталы...
...Башка туганнар каберлекләрендә исемлекләр нинди хәлдә? Хәрби комиссариатлар бу юнәлештә нидер эшләгәнме? Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм. Аның каравы шуны беләм: без космоска очтык, дөньяда иң куәтле бомбалар, ракета, танк, самолет, су асты көймәләре төзедек. Алар барысы да халыктан чираттагы корбан ясау өчен юнәлгән...
...Күрше авылдан ветеран укытучы чылтырата: “Акча өчен эзләтүем түгел, бары тик беләсем килә. Минем әтием Тимеров Габделбәр 1941 елда ук әсирлеккә төшкән. Польшадагы Майданек лагерыенда үлгән. Бу турыда шунда әсирлектә булып, исән кайткан иптәше әниемә сөйләп калдырган. Алай болай әтием фамилиясе күзегезгә чалынмадымы?”. Мемориал сайтында Польша битен ачам: “Бу илдә 684 туганнар каберлеге бар. Шуның икесе Майданекта. Берсендә ике мең, икенчесендә биш мең әсир күмелгән. Архив сакланмаган, барысы да билгесез” диелгән. Бу түгәрәк саннар артында күпме кешеләрнең фаҗигасы ята?
язма тулысы белән монда
Иваново шәһәре, 9 май 2009 ел. Болино зиратында туганнар каберлегендә һәм шәһәр үзәгендәге митингтан видеоролик. Митингта Татарстан Республикасы Балтач районыннан Зариповлар һәм Гариповлар гаиләләре катнашты
XIX гасырда Түнтәр авылы Идел-Урал төбәгендә мәдрәсәле һәм иң күренекле татар авылларының берсе булган...
Түнтәр авылына моннан 400 еллар элек Яңгулдан килгән 6 бертуган: Кушай, Кушандай, Күркә, Яңгырчы, Үкәче, Үтәй нигез сала. Үкәче нәселе шәҗәрәсе Петербургта Риза Фәхретдин мирасында, Малмыжда Мөхәммәткамал Мозаффаров язмаларында, Казанда Тел Әдәбият институтында Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларында саклана. Мәскәүдәге Борынгы Актлар Архивында 1747-1764 елгы, Кировта 1795, 1811, 1834, 1858 елгы «Ревизская сказка»ларда дәвам ителә. Авыл халкының 12-14 буынлык шәҗәрәсе бар!
Казан ягыннан килгән Габдеразак хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 1730 елларда нигез сала. 40 ел (1730-1770) авыл халкына белем-тәрбия бирә. Өч Түнтәр егетен: Госман, Габделхәмид, Сәгыйтьләрне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Госман хәзрәт остазын алмаштыра (1770-1785). Габделхәмид Мәчкәрәгә урнаша һәм анда мәдрәсә ача.
Сәгыйть хәзрәт Оренбург Каргалысы мәчетендә эшли. Соңарак Габделхәмид һәм Сәгыйть авылга өченче һәм дүртенче имам булып кайталар.
Бишенче имам —Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Бохарада 10 ел белем ала, Тибетта, Әфганстанда, Һиндестанда 5 ел стажировка үтә. 1829 елда авылга кайтып, урта белем бирүче мәдрәсә ача. 1834 елда яңа мәчет төзетә. Гали ишан исеме белән бөтен мөселман дөньясына таныла. Ул ике тапкыр Нәкышбәнди орденына (алтын медальгә) лаек була. Түнтәр мәдрәсәсе бөтен Идел-Уралга таныла. Ул вакытта Бохара янындагы Сарайбҗа китапханәсендә Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган тулы бер династия китап күчерүче хаттатлар буларак тарихка кереп калган. Гали ишанга Гаяз Исхакый һәм Шиһабетдин Мәрҗани бик зур бәя биргән, язучы Вахит Имамов өстәмә мәгълуматлар тапкан.
Алтынчы имам (1859-1876) Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ сәфәрендә вафат була, Истамбулда җирләнә. Җиденче имам Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 42 ел җитәкчелек итә (1876-1919). Ул җәдитчеләр белән зур каршылыкка очрый. Соңгы елларда Ишмөхәммәт хәзрәтнең дин белгече буларак эшчәнлеге өйрәнелде һәм тиешле бәя бирелде. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин болай диде: “Ишми ишан дип без аны гомер буе сүктек. Тарих күрсәтте: ул дин сагында булып, татар халкының әхлагын саклау юлында шәһит киткән”.
Сигезенче имам Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1895 елда Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ача. Ул Шәмсетдин Күлтәси, Фатих Әмирхан белән еш аралаша. 7 ел дәвамында Галимҗан Баруди белән Казанда “Дин һәм әдәп” журналы чыгара.
1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган. Түнтәр муллалары турында Шиһабетдин Мәрҗани күп язган. Атилла Расих та уңай бәяләгән.
Түнтәр сәүдәгәре Шакир Хәкимов авылда 1905 елда ак таштан мәдрәсә бинасы, әтисе Габделлатыйф Хәкимов 1912 елда кызыл кирпечтән мәдрәсә бинасы һәм икенче мәчетне салдыра. Шакир Хәкимов Бөгелмәдә яши. Шәһәрдә үз акчасына татар класслары өчен бина төзетә, шәһәр халкы өчен парк, ясалма күл, татар зыялылары өчен клуб бинасы салдыра. Бу ике катлы мәһабәт бинада бүген Бөгелмәдә татар мәдәни үзәге эшли. Әтисе Габделлатыйф абзый Уфада салдырган ике манаралы дүртенче мәчет бүген дә халыкка хезмәт итә. Уфада ул 300 шәкертлек 2 катлы мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп төзетеп, үз акчасына тоткан. Хәкимовлар Уфада Риза Фәхретдин белән еш аралашканнар. Аларга 1911 елда Уфаның Мактаулы гражданнары исеме бирелгән. Хәкимовлар турында галим Равил Үтәбай Кәрими күп эзләнгән, Әмирхан Еники да җылы сүзләр язып калдырган.
Ишмөхәммәт хәзрәт нең улы Габделхәй Динмөхәммәтов татар мәгърифәтчесе һәм балалар язучысы икәне, бер оныгы Җәүдәт Айдаров татар халкының танылган музыканты буларак билгеле. Ул Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1942 елда Лениград блокасында Дмитрий Шостаковичның атаклы Җиденче симфониясен бәрмә уен коралларында башкарган.
Әнә шулай Түнтәр мәдрәсәсе 200 ел дәвамында төбәгебездә иман нуры һәм мәгърифәт нуры таратучы буларак билгеле.
Хәзер исә Түнтәр урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары заман таләпләре куйганча эшләргә тырышабыз. Хәзер дә безнең шактый гына уңышларыбыз бар. Сез алар турында безнең сәхифәләр аша таныша аласыз. «Мәктәп яңалыклары» битенә һәм башка сәхифәләренә чакырабыз. Рәхим итегез!
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.