ЭЧТӘЛЕК

"Балтач энциклопедиясе"
Беренче китап
Икенче китап

"Тирән тамырлы Түнтәрем" энциклопедиясе
Энциклопедиягә кереш
3-16 битләр
Беренче китап
Шушма буенда.
17-80 битл?р
Икенче китап
Казаным минем, икенче бишегем.
81-116 битләр
Өченче китап
Җиде бабаңны беләсеңме?
117-234 битләр
Дүртенче китап
Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана.
235-352 битләр
Бишенче китап
Бабайлар җирен саклап күпме кан, күз яшьләре һәм тир түктек.
353-484 битләр
Алтынчы китап
Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә.
485-568 битләр
Җиденче китап
Матбугат битләрендә авылым турында төрле елларда басылган язмалар.
569-634 битләр
Сигезенче китап
Фарук Нәкыйпов. Тарих һәм чынбарлык.
635-698 битләр
Тугызынчы китап
Авылдашларыбызның иҗаты.
699-768 битләр
Унынчы китап
Төрлесеннән.
769-824 битләр
Энциклопедиягә өстәмәләр 825 биттән башлап өстәлә бара
Сайтның санагычы Locations of visitors to this page
Мин төзегән башка сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта" сайты:
"Конбагыш" сайты:
"Абага чәчәге-2008":
"Абага чәчәге-2004":
Безнең календарь
Сайт авторы:
Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

     
(8-84386)-3-01-38
     
tuntarem@yandex.ru
     
422242, ТР, Балтач районы, Түнтәр ав, Колхоз ур, 15

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Безгә рәхим итегез, дуслар!
“Азатлык” радиосы белән 50 ел
Язманы тулысы белән моннан алып укый аласыз. Ул шактый күләмле. 15 фото белән бизәлгән һәм 25 биттән тора. Фото асты язмалары да, "Азатлык" радиосының кайбер тыңлаучылар тарафыннан язмага карата фикерләр дә бар


Бу биттә язмадан өзекләр бирелә

     13 февраль – UNESCO тарафыннан Радио көне дип игълан ителгән көн. Шушы уңайдан “Азатлык” радиосы турында хәтирәләр бирлә башлады.

     ...2011 нче елның ноябрь аенда Мюнхен шәһәрендә “Азатлык” радиосын оештыручы лидерларның берсе булган Гариф ага Солтан 88 яшендә вафат булды. Совет матбугатында Гариф Солтан турында мин беренче тапкыр 1962 елда “Радио” журналында басылган А.Панфиловның “Радио “Хау-Хау” дигән язмадан укып белдем. Белепме, әллә белмичәме, анда Гариф Солтанның исеме “Гариф” дип түгел, ә “Гариб”дип язылган иде...


     ...Польша разведчигы Анджей Чехович “Азат Европа” радиостанциясенең ышанычына кереп, анда 5 ел (1966-71) эшләп кайткач, Мәскәү шундук “За кулисами радио “Свобода” и “Свободная Европа” (авторы шул ук А.Панфилов) исемле китап чыгарды. Әлеге китапта...
     ...Беренче тапкыр радио авазын мин 1947 елда ишеттем. 1949-50 елларда “Родина” радиоалгычының мәктәптә, авыл советы бинасында һәм авылдагы берничә хуҗалыкта булганын беләм. Өй түбәләренә беркетелгән ике колгага горизонталь юнәлештә тартылган антенна үткәргечләре радиолы йортны ерактан ук күрсәтеп тора. 1953-54 елларда авылларда электрлаштыру башланды. Шушма елгасы буендагы Таузар, Яңгул, Смәел, Шеңшеңәр кебек авылларда бәләкәй ГЭСлар төзеделәр.
     ...Шушы елларда, электр станцияләре булган авылларда колхоз радиоузеллары барлыкка килә. Бу авыллар өчен бик зур мәдәни революция була. Совет власте үзенең яралу вакытыннан башлап, халыкны үзенә кирәкле юнәлештә агитацияләү өчен пропаганда эшчәнлеген киң җәелдергән. Раиоузел булган авылларда һәр йортка “кара тәлинкә” (диффузоры кара төстәге калын каты кәгазьдән ясалган репродуктор халык телендә әнә шулай аталып йөрде) урнаштыру өчен электр баганаларына тагын бер рәт тимер чыбыклар сузганнар. Радиозел аппаратурасы бер радиоалгычтан һәм көчәйткечтән гыйбарәт булган.
     ...бер агай радиоузелны кабызып җибәргән дә, үзенә ошаган тапшыру эзләп, татар телендә сөйли торган дикторны “эләктергән”. Саф татар телендә радиоалгыч: “Советлар Союзындагы эшчеләрнең бер айлык уртача хезмәт хакы акчасына СССда, Төркиядә, Америкада, башка илләрдә ничә килограмм шикәр алып була?” дигән сорауга конкрет саннар китерә.
     ... Шундук мине, радиоузел өчен җаваплы булган Салих абый Булатовны (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) һәм авылдан тагын бер түрәне тиз генә районга чакырып алдылар. Анда алар керә торган бүлмәдә үтә кырыс булган Әхмәтҗанов дигән кеше янына керәсе диделәр. Бүлмәгә килеп керүгә Әхмәтҗанов дигән кеше миңа текәлеп карашын ташлады да: - Бу малайны ник монда алып кердегез? - дип кычкырды. Мин яланаяк басып тора идем, егылып китә яздым. - Менә шушы малай тоташтырган инде ул чит ил радиосын, - дип җавап тотты Салих абый. - Бар ычкын моннан, - диде Әхмәтҗанов миңа карап.


     ...Радио тыңлау өчен, моннан тыш, наушник колакчыны (анысын кибеттә сатылды), антенна һәм җирләү кирәк. Антенна өчен 40 метр озынлыктагы тимер чыбыкны агач колгаларга кимендә 15 биеклектә итеп урнаштырырга кирәк. Җирләү өчен тишек тимер чиләккә үткәргеч беркетелә. Шул чиләк бер метр тирәнлектә җиргә күмелә. Яшен килгәндә антеннаны җирләү чыбыгына тоташтыру зарур!


     ...Авылда 1953-1959 елларда 15-20 малайның өендә әнә шундый “батарейсыз радио” колакчыннарга тәүлек буе “сөйләп-җырлап” утырды. Шуларның берсе безнең өйдә иде. Ул елларда мин китапханәдә булган яшь радиосөчеләргә багышланган китапларны укыдым, радиотехника серләренә төшенергә омтылдым, детекторлы радиоалгычымны төрлечә “кырладым”, әмма чит ил радиоларын “тота” алмадым.


     ...1959 елда, студент булгач та, тулай торакта югары курс студентлары бүлмәсенә эләктем. Бүлмәдә электр челтәренә тоташкан һәм кыска дулкынлы диапазоны булган радиоалгыч бар. Бәхет басты. Миңа да рус телендәге “Голос Америки”, “Би-би-си”, “Немецкая волна”, Швеция, Израиль, Кытай тапшыруларын тыңлау насыйп булды.


     ...1960 елда кибетләрдә ярымүткәргеч радио детальләре пәйда булды. Шул вакытта без, берничә студент егет, кесәгә сыя торган транзисторлы радиоалгыч ясадык. Ул кесә фонаре батарейкасы ярдәмедә бүлмәдә ишетелерлек дәрәҗәдә кычкырып сөйләде. Төзеше белән бик катлаулы түгел: 10-15 тирәсе детальдән тора. Ул да урта һәм озын дулкыннарны гына кабул итте.


     ...Кибетләрдә әлегә транзисторлы алгычларның мондый кечкенәләре булмады. Әмма озак көттермәде: “Альпинист”, “Спидола” кебекләре бер-ике елдан сатуга чыкты. Шунысы куанычлы, “Спидола”ның кыска дулкын диапазоннары да бар. Риганың данлыклы радиозаводында “ВЭФ”ның яңа маркасы, ә Минск заводында “Океан” радиоалгычы туды.


     ...Совет чорында, бу вакыйгаларны матбугатта язу түгел, хәтта якыннарыңа сөйләү дә мөмкин түгел иде. Ул чор матбугатында якты тарихыбыз гына чагылды. Караңгы яклар калын пәрдә артында калды. Шулай булуга карамастан кеше нидер эзләнде, тарихны тулырак белергә омтылды.


     ...1970 ел. Минем бүлмәдә радиоалгыч саф татар телендә сөйли: "Сез “Азатлык” радиосын тыңлыйсыз. Монда, чит илләрдә яшәүче сезнең ватандашларыгыз сөйли. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1948 елның 10 декабрендә кабул иткән "Кеше хокуклары турындагы" турындагы декларация нигезендә һәрбер илнең гражданы кайдан, нинди булса да информация эзләргә һәм аны алырга хокуклы. Хәзер "Илдә тыелган әсәрләр" циклыннан Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" пьесасыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Укый Хәлимә ханым... Безгә хат язу өчен адрес: Радио Либерти, өтер, Мюнхен, хәрефләп әйтәм... нокта, адресны латин хәрефләре белән язарга кирәк..."


     ...“Кызыл яшьләр”дә эшләгән вакытта Мусабай Галиәскәр Камалның улы Әнәс Камал белән дус булган. Мусабайның 1970 елларда сөйләвенчә, беркөнне эштән кайтканда ул “Тукай бакчасы”нда эскәмиягә утырып ял итә. Шунда аның янына Әнәс килеп утыра һәм елый-елый үзенең үкенүен белдерә. Әнәс – язучы, драматург, бер пәрдәле пьесалар һәм скетчлар авторы. Бер үк вакытта ул сәхнәдә артист буларак чыгышлар ясаган. 1932-33 елларда колхозлар оешу компанияләре башлангач, яшь артистлардан концерт-театр бригадалары оештырылган. Бу бригадалар авыллар саен йөреп, колхозга керүне мактап, агитация ясаган. Әнәс еллар буе
     ...“Азатлык”ның ул вакыттагы дикторларның тагын кайберләре: Фатыйх Исхакый (Гаяз Исхакый белән бутамагыз), ... Казанлы, Ишембай, Фәрит Иделле, Мусабай... Мусабай, билгеле кушамат кына. Чын исемен әйтә алмыйм. Соңгы елларда “Азатлык” белән бәйле шәхесләр: Шәфи Алмас, Гариф Солтан, Шиһап Нигъмәтиләрдә тыш Ильяс Габдулла, Галимҗан Идриси, Хәйретдин Садыйк һәм башка исемнәр матбугатта күренгәли башлады.


     ..."Азатлык" ул елларда "Китап киштәсе", "Бабайлар сүзе" һәм башка темалар буенча эшләде. Гает һәм башка ислам дине бәйрәмнәре көннәрендә Каһирә мәчетенең азан тавышын ишетү, кыска вәгазьләр, коръән аятьләреннән тәфсирләр тыңлау җаныма сары май булып ята иде. Ул вакытта без шул моңлы азанны ишетергә зар-интизар булып яшәдек. "Идегәй" дастанының 1944 елда ВКП(б) ҮК карары нигезендә "мәңгелеккә" ябылып кую тарихын да, татар язучыларның илдә тыелган әсәрләрен дә мин шушы тапшырулар аша белдем. Гаяз Исхакыйның, Мирсәет Солтангалиевның милли-азатлык, революцион эшчәнлеге турында да күп мәгълуматлар алдым. Кырым татарлары турында да чынбарлыкны “Азатлык”тан ишеттем. Тукайның да безгә билгеле булмаган дини шигырь юллары ачылды. Совет чорында без Тукайны атеист дип белә идек. Баксаң, аның динебезне зурлаган шигырьләре күп булган икән. Башта без “Туган тел” шигыренең дүртенче куплеты бар икәнлеген дә белмәдек.
     ...“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
     ...Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!” дигән юлларын мин башкалардан дистә еллар алданырак “Азатлык” аша белдем.


     ...Советлар берлеге чорында “Коммунистлар түрәләрне үзләре симертә, кешегә бирми, ә үзләре суя” дигән әйтем бар иде. Никита Хрущевны да Брежнев Суслов кулы белән алып ыргытты. Аннары Хрущевны “домашний арест”ка утырттылар. Ул гидропоника белән шөгыльләнде. Ул вакытта чит ил журналистлары Хрущев оныгыннан “бабаең нишли?” дип сорыйлар икән. Онык исә “Бабай елый да елый дип җавап тоткан. Хрущев картлыгында сукыр кала.


     ...Мәскәү аша үткәндә, мин бу һәйкәлне карарга ниятләдем. “Новодевичье” зираты бик зур һәм пөхтә. Ул тоташ һәйкәлләр мәйданчыгын хәтерләтә. Анда аым саен күренекле кешеләрнең таш сын калкып тора. Сталинның атылып үлгән дип саналган хатыны кабере өстенә дә ак мәрмәрдән бик тыйнак һәйкәл куелган.


     ...Вакытлар уза торды, дөньядагы һәм илдәге вәзгыять бик нык үзгәрде. Моннан 20 ел элек СССР таркалды, КПСС коелып төште. Казанда республика онкология хастаханәсе артында күккә калкып торган, чит ит радиолары тапшыруларын армый-талмый шытырдатып торучы “глушитель” дип аталган тимер баганаларны да аудардылар. Кыска дулкыннарда кабул итә торган радиоалгычлар, ниһаять, иркен сулыш алды. Без, “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм киң мәгълүмат бирә торган башка радиоларны иркенләп тыңлый башладык, районыбызда алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре белән “Азатлык” турында курыкмыйча сөйләшү мөмкинлеге ачылды.


     ...Рәсәй мөнбәренә Путин килгәч, ул пошаманга төште. “Шешәдән чыгарылган җен”не кабат үз урынына кертеп ябу мөмкин булмаса да, ул булдыра алган кадәр тырышты. Татар матбугаы куркып калды. Россия буйлап “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм башка шуның ише чит ил радиолларын трансляцияләү туктатылды. 2006 елда 60 ка якын станциянең мондый эшчәнлек алып бара торган лицензиясе алынды. Шул исәптән, “Яңа гасыр”ныкы да. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, аптырап калды. “Азыгы” тартып алынган халык радиога, мабугатка мөрәҗәгать итте.
     ... "кыска дулкынлы “GRUNDIG”, “HYUNDAI” радиоалгычларына “теш үтми”....? HYUNDAI H-1600-230 сумнан, GRUNDIG G-8 -2400сумга хәтле арада дистәләп радиоалгыч табып БУЛА.. ИҢ мөһиме радио-SW(кыска дулкын)лы булсын ! Арзанраклары колагын борып көйлисе-АНАЛОГОВЫЙ. ЦИФРЛЫ дигән кыйбатраклары, башта көйләп тапкан ешлыкны ХӘТЕРендә калдырада,соңыннанбер төймәгәгенә басып ..еллар буе тыңла..гел көйләпторасы юк. 14 000сум торган GRUNDIG satellit750-хәтеренә1 000 радиоешлык сыя

Язманы тулысы белән моннан алып укый аласыз. Ул шактый күләмле. 15 фото белән бизәлгән һәм 25 биттән тора. Фото асты язмалары да, "Азатлык" радиосының кайбер тыңлаучылар тарафыннан язмага карата фикерләр дә бар


Бу битнең дәвамы: <1> <2> <3>

Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.
GISMETEO.RU