ФОТОАЛЬБОМ: СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ
Сайтның алгы битенә кайтырга         Фотоальбомнарның алгы битенә кайтырга

Бу альбомдагы битләр: 1    2    3    4    5   
2-бит

Алар илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү алып кайттылар. Авылыбыздан сугышка китеп, исән кайткан ветераннарның саны 130 дан артык. 85 е авылга кайткан. Араларында тирән яралар алып кайтканнары да, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәре дә шактый. Тулырак итеп китап битләрендә язылган. Бүгенге көнгә исәннәре берничә генә калды. Бу фотоларда сугыш ветераннарының барысынын да фотолары юк, әмма шактый. Булган фотоларны балалары, оныклары һәм туганнары таныр, искә алыр дип уйлыйм. Биредә фотолары булмаган ветераннарның сездә фотолары булса, мин аларны өстәп бу альбомга кертергә әзер.



Сулда Йосыпов Гәрәй.Сугыштан соң Чепья районында җитәкче постларда эшләгән.


Орден иясе Габдулла Рәхмәтуллин, Фәүзия апа белән


Исмәгыйль Сөләйманов улы Мөдәррис белән


Гайфедин Шәрипов һәм Габделхәй Гозәеров (колхоз рәисе вакытта төшерелгән)


Орден иясе танкист Гали Шаһиев хатыны Роза белән


Орден иясе танкист Вагыйз Газизов Берлин урамында да сугышкан


Орден иясе Вил Габбасов. Сугыштан соң Үзбәкстанда эшләгән


Фарук Нәкыйпов, сугыштан соң Казанда җитәкче постларда эшләде, орденга лаек булды.
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел