ФОТОАЛЬБОМ: СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ
Сайтның алгы битенә кайтырга         Фотоальбомнарның алгы битенә кайтырга

Бу альбомдагы битләр: 1    2    3    4    5   
5-бит

Алар илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү алып кайттылар. Авылыбыздан сугышка китеп, исән кайткан ветераннарның саны 130 дан артык. 85 е авылга кайткан. Араларында тирән яралар алып кайтканнары да, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәре дә шактый. Тулырак итеп китап битләрендә язылган. Бүгенге көнгә исәннәре берничә генә калды. Бу фотоларда сугыш ветераннарының барысынын да фотолары юк, әмма шактый. Булган фотоларны балалары, оныклары һәм туганнары таныр, искә алыр дип уйлыйм. Биредә фотолары булмаган ветераннарның сездә фотолары булса, мин аларны өстәп бу альбомга кертергә әзер.



Салих Хәкимов, орден иясе, кладовщик булып эшләде


Орден иясе Шәфигулла Шәймәрданов


Шәрәфетдин Закирҗанов, яраланып кайтты


Гыйләҗетдин Закиров, орден иясе, офицер буларак Армиядә хезмәт итте.


Хәбибелхак Хәкимов, сугыштан соң райпо системасында җитәкче постларда эшләде, орден иясе.


Сафиуллин Таһир, сугыштан соң терлекчелектә җитәкчелек итеп зур уңышларга иреште


Зәйнетдин Камалов, сугыштан соң амбар хуҗалыгында эшләде.


Закир Зарипов, сугыштан соң терлекчелектә җитәкчелек итеп зур уңышларга иреште


Зыятдин Заһретдинов, сугыштан соң механизатор булып эшләп орденга лаек булды.
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел