ФОТОАЛЬБОМ: СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ
Сайтның алгы битенә кайтырга         Фотоальбомнарның алгы битенә кайтырга

Бу альбомдагы битләр: 1    2    3    4    5   
3-бит

Алар илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү алып кайттылар. Авылыбыздан сугышка китеп, исән кайткан ветераннарның саны 130 дан артык. 85 е авылга кайткан. Араларында тирән яралар алып кайтканнары да, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәре дә шактый. Тулырак итеп китап битләрендә язылган. Бүгенге көнгә исәннәре берничә генә калды. Бу фотоларда сугыш ветераннарының барысынын да фотолары юк, әмма шактый. Булган фотоларны балалары, оныклары һәм туганнары таныр, искә алыр дип уйлыйм. Биредә фотолары булмаган ветераннарның сездә фотолары булса, мин аларны өстәп бу альбомга кертергә әзер.



Орден иясе Габделхәй Габдрәхимов. Сугыштан соң Түбән Тагилдә эшләде.


Юсупов Әмин, районыбызның беренче киномеханигы


Мөбарәк Галиев, сугыш инвалиды


Габдулла Рәхмәтуллин. Сугыш кырында дошманның "Тигр" танкын өстерәтеп алып кайткан.


Галимулла Муллагалиев, Сталинград фронты ветераны


Гарәфетдин Шәрәфетдинов, яраланып кайта, озак еллар бухгалтер булып эшләде


Габделхәй Гозәеров, Тегеранда хезмәт иткән. 1943 елда Сталинны саклау отрядында катнашкан.


Мөбарәкҗан Камалов, сугышчан орден иясе, сугыштан соң Казанда яшәде


Габделхак Исхаков, сугыштан соң Чепь мәктәбендә укытты
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел