ФОТОАЛЬБОМ: СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ
Сайтның алгы битенә кайтырга         Фотоальбомнарның алгы битенә кайтырга

Бу альбомдагы битләр: 1    2    3    4    5   
4-бит

Алар илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү алып кайттылар. Авылыбыздан сугышка китеп, исән кайткан ветераннарның саны 130 дан артык. 85 е авылга кайткан. Араларында тирән яралар алып кайтканнары да, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәре дә шактый. Тулырак итеп китап битләрендә язылган. Бүгенге көнгә исәннәре берничә генә калды. Бу фотоларда сугыш ветераннарының барысынын да фотолары юк, әмма шактый. Булган фотоларны балалары, оныклары һәм туганнары таныр, искә алыр дип уйлыйм. Биредә фотолары булмаган ветераннарның сездә фотолары булса, мин аларны өстәп бу альбомга кертергә әзер.



Хәбибрахман Сафин. Озак еллар тракторда эшләде. Орден иясе


Хөрмәтулла Сафиуллин 2 орден (берсе сугыштан соң Ленин ордены) иясе. Ухта шәһәрендә эшләде


Исхак Исламов, авылда яшәде


Кашафетдин Шәмсетдинов, сугыштан соң авыл советы рәисе булып эшләде


Кәрим Мостафин, авылга кайтты


Мотыйгулла Шәймәрданов, фин сугышы ветераны тракторда эшләде


Нәбиулла Сәмигуллин, сугыштан соң авылның атаклы шоферы


Нурзада Вафин, сугыштан соң авылның атаклы шоферы


Гарифулла Мөхәммәтшакиров, озак еллар авылда мулла хезмәтен башкарды


Сәйдә Мөхәммәтшина, авылыбызның атаклы укытучысы
Фотолар һәм сайт авторы: Рәфхәт Зарипов. 2009 ел